«Сеңлем янына китәм, яшисем килми, диде». Донор бавыры алган Люция вафат булган

Чыдаса да чыдар икән ана йөрәге… «Илсөя апа, хәлләрегез ничек? Люция нихәлләрдә?» — дип сорыйм Илсөя ападан бер көнне. «Ничек дип әйтим икән сезгә, Люция юк бит безнең», — дигән җавап ишетәм. Ул көнне күңелнең ни өчен диңгез суыдай чайкалып торуын мин аңладым: шушы шомлы хәбәрне ишетәсе булганга икән.

Люция Миңнемуллина — Республика клиник хастаханәсеннән 2019 елгы репортажым герое. Шуннан бирле, ара-тирә гел хәл белешеп тора идек. Күпме газап күреп, сират күпере кичкән кыз ул. Бик күп кан югалткан, табиблар инде исән каласына да шикләнгән булган. Гомере кыл өстендә булган Люцияне Татарстан табиблары тиз арада яңа бавыр күчереп утыртып коткара. Люция Миңнемуллинада бавыр циррозы аутоиммун гепатит авыруыннан башланган дип сөйләгән иде ул вакытта табиблар. (Люциягә ясалган катлаулы операция турында сылтама аша кереп укый аласыз).

Люция — игезәк сыңары. Әле операциягә кадәр үк, Люция яши алмас дигән сүзләр игезәге Гөлсиянең йөрәгенә бик бәргән. «Депрессия, стресс кичерде, төннәрен елый иде, йоклый алмады. Инфаркт булды аңа, үлде», — дип сөйләгән иде ул вакытта Илсөя апа.

«Люция яшәсен дип никадәр тырыштым — булмады»

Операциясе дә туган көненә туры килүен кара син! Үзенең туган көнендә — операциядән соң 16 февральдә реанимациядә айныган Люция яңа бавыр белән яңа тормыш башлап җибәрә. Иң куркынычы, иң авыры артта калган кебек тоелса да, ни кызганыч, шәхси тормышы, гаилә бәхете булмый шул. Үзен чын мәгънәсендә бәхетле итәрдәй яр табылмый: адашкан, саташкан мәхәббәтләр кыска гомерле, тотрыксыз булып чыга. Операциягә кадәр үк кияүгә чыгып аерылган Люциянең янә гаилә корып яшәү хыялы чынга ашмый.

Люциянең бу ел башыннан ук кәефе үзгәрә, чын тугры мәхәббәте булмавына гарьләнә, берничә тапкыр өйдән чыгып китеп, озакка югалып та тора. Инде берничә мәртәбә табып та алып кайталар, үз-үзенә кул салу омтылышлары да була. Люция үлеменә кадәр инде берничә ай: «Гөлсия янына барам, яшисем килми, ник аның кабере янында урын калдырмадыгыз, янәшәсендә булмаса, баш очына булса да күмәрсез мине», — дип әйткәләгән. Әнисе аны мондый юк-бар сүзләрен оныттырырга, юатырга, күңелен үстерергә тырышса да, 2020 елның 28 августында кабат өйдән чыгып китә. 8 сентябрьдә Коркачык станциясендә Казансу яр буенда 33 яшьлек Люциянең гәүдәсен бер балыкчы таба. 9 сентябрьдә Люцияне игезәге Гөлсия белән янәшә җирләгәннәр.

— Белмим инде, аның холкы болай да тынгысызрак, дуамалрак иде, операциядән соң тагын да ярсуланды. Характеры бераз үзгәрде, операциядән соң палатада да миңа пырылдап алды, дренажын тотты да коридор буйлап китте бу. Мин әле «шундый булып калмыйдыр бит ул» дип, табибтан да сорадым. Аннары тынычланды, килде дә, «әни, гафу ит» дип дәште. Нервлары да какшагандыр инде, Гөлсияне сагынды ул.

Операциядән соң реанимациядә айныган вакытта төш тә күргән. «Имеш, мин шундый аксыл, якты җиргә, күккә очып киткәнмен, бабай белән Гөлсия басып тора. Бабай кырыс итеп „кит моннан“ дип куа, Гөлсия тибеп төшерде. Уянып китсәм, алдымда Гөлсия утыра дип торам, ә ул медсестра икән», — дип сөйләгән иде.

Люция яшәсен дип никадәр тырыштым — булмады. Тәки яшисе килмәде, «Гөлсия янына барам, үлсәм, үләм инде», — дип, бөтен миләремне черетеп бетерде. Ул операциядән соң бавыры өчен гомере буена эчәргә тиешле даруларын да эчмәгән булган бит, үлгәч, без аның ике пакет даруларын табып алдык.

Менә хәзер ике кызымны да югалттым, Ходай шулай язгандыр инде, гомерләре кыска булган, түзеп яшим, ярый, эшем бар, эшләп йөрим. Эш булмаса, өйдә утырып, акылдан язасың. Мин бит әле улыма, иремә, оныгыма, әнигә кирәк, Әнигә Люция үләр алдыннан инсультлар да булды, аны да карыйбыз. Яшәргә кирәк! — дип үз тарихын уртаклашты Илсөя апа.

«Люциянең 51еннән соң, ике күгәрчен күземә карап тыпырдап биеделәр дә, бергә очып киттеләр»

Аның сөйләүләре буенча, әйткәнемчә, Люция үз тиңен таба алмавына да борчылган. Инде гашыйк булдым дигәндә, төрле киртәләр килеп чыккан: я Люциянең сәламәтлеге аркасында егетнең әти-әнисе кабул итми, я гаиләле ир очрый, буш вәгъдәләр белән генә яшәп, сүзендә тормаучылары да, бурычка баткан уенчылар да була.

— Нишләтәсең бит, шундый язмышлар, ышанычлы кеше очрамавына күңеле дә кайтты аның, үзен кирәксез дип тоя башлады. «Бетмәгәндер егет, бүтәне булыр», — дип юатырга тырыштым. Яраткач, нишләтәсең бит, йөрәккә кушып булмый. Һаман Гөлсия дип, яшисем килми, дип саташты. Шайтан оялаган кебек йөрде чистый, әйтеп бетерә торган түгел, абау, нишләде соң бу, дип йөрдем инде мин.

Дарулар эчеп агулангач, токсикология бүлегендә ятып чыкты, психоневрологик диспансерда да дәваланды. Анда ятып чыккач та, өйдән чыгып югалды, эзлибез, алып кайтабыз. Салгалый да башлады. «Нәрсә җитми сиңа, ник эчәсең?» — дип ачыктан-ачык сөйләшеп тә карадым, ул бит үзе бик еш кына миңа елый-елый, ачылып серләрен сөйли иде. «Берсеннән дә мәхәббәт юк, әни», — дип гарьләнде. 

28 августта иртән эштән кайттым, карыйм — салган бу. «Ник мине сүкмисең, кычкырмыйсың?» — ди. «Сине ачулану мәгънәсез, барыбер качасың син, ардым», — дим. 11ләр тирәсендә елап чыкты да кухняга: «Әни, зинһар, кичер мине, дәвалагыз мине», — дип үтенә-үтенә сорады. Коронавируска анализ тапшырырбыз, юллама алырбыз да, барырбыз дүшәмбедән дип тынычлап сөйләштек.

«Әйдә, чишмәгә барабыз, күңел төшкәндә, мин гел чишмәгә төшәм», — дидем. «Әни, телефонны Наилгә кертеп бирергә кирәк, хәзер куып җитәм, бара тор», — диде дә, тулай торакка кереп китте. Чишмәгә артыма борылып карый-карый төштем, чшмәдән инде мендем — һаман юк. Наилгә шакыдым — беркем ачмады, Люция үзе булырга мөмкин урыннардан карадым, беркая юк иде. Шалтыратам — телефоны тотмый. Шулай, гәүдәсе табылганчы 8 сентябрьгә кадәр «недоступен» торды телефоны.

29 августта күңелем гел чишмәгә тартты, гел Люция тончыга дип күз алдына килде. Һаман чишмәгә йөрдем, эштән кайтам да, чыгып китәм елый-елый эзләргә. Ул үлгән тирәләрне дә карадым — ничек күрмәгән мин аны… Бер балыкчы 8 сентябрьдә тапкан. Ничек, төгәл кайчан үлгәнен дә белмиләр, ничек шунда суүсемнәр, төнбоеклар янына килеп чыккан ул. Күрмәдем, үзем бармадым, аны карарлык хәлем дә булмады. Без дә әйттек: «Актарып та йөрмәгез, тыныч кына ятсын», — дидек. Сәбәбен суицид дип яздылар. Үзе сораган урынга күмдек.

Бу хәлләр башыма да сыймый, ышанып та булмый, әле һаман хастаханәдән кайтыр шикелле ул миңа. Көтәм һаман, сагынам, тәмле әйберләр пешергәннәрен сагынам. Мин бит аңа операциядән соң авыр эш тә эшләтмәдем, физик хезмәт ярамый иде. Ул өйдә ашарга пешереп, хуҗалык эшләрен карады, әз-мәз җыештырып та йөрде. Үзе бик мәрхәмәтле җанлы иде, песиләрне дә ашатты, җимлекләргә кошларга ризык та салды.

Игезәкләрне үстерү бик авыр, үстергәч китүләре тагын да йөрәкне өтәли… Бер карында булган игезәкләр бер-берсеннән башка тора алмый икәненә мин бик ышандым. Ул бит аны өзелеп сагынды, юксынды, гел төштә күрде. Икебез чабабыз, ә син мине алып каласың, дип сөйләгән иде төшен. Һаман чакырды аны Гөлсия. Игезәкләр бер-берсеннән башка тора алмыйлар, шуның өчен алар бергә булырга тиеш дип юаталар мине, шуңа мин дә үземне тыныч кына тотарга тырышам. Өйдә җырлап та, елап та йөрим, төрле чак була инде.

Люциянең 51 көнен үткәргәч, эшкә чыктым, бер гаҗәеп хәл булды. 51 көннән соң эшкә килгәч, тәрәзә төбенә ике күгәрчен килде. Ә анда моңарчы беркайчан күгәрчен килми иде. Икесе бергә килделәр, әйләнә-әйләнә, күземә карап тыпырдап биеделәр дә, бергә очып киттеләр, еракка ук, карап тордым әле. «Һай, бу нәрсә булды?» — дидем. 51 көннән соң, миңа «икәү бергә без» дигән билге булды, ахрысы. Ышанып та бетеп булмый шушы хәлләргә.

Люциянең песие калды, ул мине юатып йөри, эштән кайтуга гел миңа ияреп йөри. Ә Гөлсиянең үлгәненә 12 ноябрьдә өч ел булды, — диде Илсөя апа.

«Алардан истәлек булып, бакчаларында алмагач кына калды»

Гүзәл Әсхәдуллина Люция һәм Гөлсия белән 17 еллап дус булган. «Кайда гына йөрмәдек, балачакта нәрсә генә уйнамадык. Гел маҗаралар эзләде Люция, тынгысыз иде, ләкин беркайчан төшенкелеккә бирелмәде, гел позитивта иде. Операция ясау өчен донор табылганына бик куанды инде, борчылды да, аны юатканымны хәтерлим.

Люция холкы белән шундый җитез, чая, курку белмәс иде, Гөлсия тыйнаграк булды. Хәзер алардан истәлек булып, бакчаларында алмагач кына калды. Мин аны Гөлсия һәм Люция агачы дип йөртәм, чөнки һәрвакыт бакчаларында утыра, тәмле алмаларын җыя идек. Хәзер инде хатирәләр генә калды», — диде Гүзәл. 

Гөлсия һәм Люцияне нәни чакларыннан әниләренең бертуган сеңлесе Эльвира ханым карашкан.

Кызларның балачагы газсыз, сусыз шартларда узды. Мин апага аларны үстерергә булыштым. Үсмер чакларында, яшьлекләрендә дә серләребез уртак иде. Кызлар бик тәрбияле, эш сөючән булдылар, кәҗәләр көттеләр, куяннар асрадылар. Аларның өйләрендә бер тузан бөртеге дә булмый иде. Люция ашарга пешерергә яратты. Кызлар бик дус, янәшә иде, бер-берсеннән башка аларны күз алдына да китереп булмый иде. Кияүгә чыккач та, һаман бер-берсенә йөреште алар. Гөлсия үлеп киткәч тә, Люция: «Гөлсия минем ярты җанымны алып китте», — диде. Шулай булды да: Люция Гөлсиясез озак яши алмады, — дип искә алды Эльвира. 

Бу материал Гөлсия һәм Люция Миңнемуллиналарның якты истәлегенә багышланды. Аларның рухлары шат, урыннары оҗмахта булсын! «Татар-информ» агентлыгы мәрхүмә игезәк кызларның әти-әнисенең, якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша.

Сүз уңаеннан. Узган елда Республика клиник хастаханәсендә трансплантация белән бәйле репортажларның берсендә табибтан: «Трансплантациядән соң кешенең холкы үзгәрергә, донор геннары күчәргә мөмкинме?» — дип сорагач, табиб «юк» дип инкарь итмәде, тик бу фаразлар расланмаган булуын әйтте.

Чит кеше бөере күчереп утыртылгач, Чаллыдан Динара Мохамаева да халәтендә үзгәрешләр булуын сөйләгән иде. «Бөер күчереп утырткач, тормышым үзгәрде. Табиблар 27 яшьлек егетнең бөерен куйдык, диде. Ул вакытта миңа да 27 яшь иде. Ир кеше бөере булгангамы, тәмәке тартасы килеп китте. Кызык булып тоелды бу миңа. Ярамагач, тартмадым, әлбәттә. Бәләкәй генә орган бөтен организмга үзгәреш кертмәсен дип тә тыелып калдым», — дип сөйләгән иде Динара.