Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уникаль операция: Казан табиблары, бавыр күчереп утыртып, 32 яшьлек Люциянең гомерен саклап калды

Соңгы дүрт елда хастаханә юлыннан кайтып кермәгән 32 яшьлек Люция Миннимуллина яңа тормыш башлап җибәрде. Быел 15 февральдә Республика клиник хастаханәсе табиблары аңа катлаулы операция ясап, гомеренә яңа сулыш өрде. Бавыр кадәр бавырыңны алдырып, аның урынына яңа бавыр күчереп утырту турында уйлап карале син?! Каз тәннәре чыгарлык! 

news_top_970_100
Уникаль операция: Казан табиблары, бавыр күчереп утыртып, 32 яшьлек Люциянең гомерен саклап калды

Биектау районы Коркачык бистәсендә яшәүче Люция зур сынаулар аша уза. Әти-әнисе, туганнары аның өчен ут көеп яши. Бәхеткә, операция уңышлы уза. "Татар-информ" журналистлары хастаханәдән чыгасы көнне, күңелләрендә шатлык ташып торган Миннимуллиннар (фамилия паспортта татар битендә язылганча - ред.искәрмәсе) гаиләсен күреп кайтты. 

Авыру тарихы

2015 ел башында Люция үзен начар хис итә башлый. Ике айлап температурасы төшми, тирләп йөткерүдән интеккән, тыны кысылган. Хәле начарайганнан-начарая баргач, 29 апрельдә ашыгыч ярдәм машинасы белән Биектау Үзәк район хастаханәсенә китерәләр. Анда табиблар консилиумнан соң, Люцияне кичекмәстән Республика клиник хастаханәсенә озаталар.

– Башта бавыр авырулары саналган гепаталгия, гепатоз диагнозлары куйдылар. Тикшерә торгач, асцит (корсак куышлыгында су җыелу) ачыкланды. Эчемә 5 литр су җыелган булган. Суны әкренләп чыгардылар. Бераздан үпкәдә дә өч литр су таптылар, үпкәм ялкынсынган булган. Онкология үзәгенә күчерделәр. Диагностика уздырдылар, 10 көн эчендә суны суырткач, янә Республика хастаханәсенә кайттым. Тагын 10 көн яткач, үземне яхшы хис итә башладым, - дип сөйли башлады Люция.

Тик ике ай тирәсе вакыт үткәч, янә температурасы күтәрелә, авыртуы кабатлана. Аннары борыныннан кан ага башлый. 2016 елдан кан китеп, ашказаны җәрәхәте ачыла.

– 2017 елда аякларым сызлый башлады. Алар хәтта мине тыңламый башлады, өстерәп йөргән кебек идем. 2017 елның декабрендә бавыр күчереп утыртуга чакырдылар, ләкин донор туры килмәде. Анализлар да начар иде. Ун көн дәвалангач, 2018 елның гыйнварында хастаханәдән чыгардылар. Шул ук елның июлендә тагын ашказан белән үңәчтән кан китә башлады. Бик күп кан югалттым, миңа чит кеше каны керттеләр. Республика хастаханәсеннән табиблар да килеп карады, - диде Люция.

Люция үзенә ресторанда кухня эшчесе булып эшләгәндә суык тигәндер дип фаразлый.

– Эштә ике ай ютәлләп, тыным кысылып йөрдем. Ләкин нәселдән килгәндер дигән уй да бар. Әбиемнең әнисе дә бавыр циррозыннан үлгән икән, - ди ул.

– Люция туганда да сары белән туды, ләкин гепатит юк иде, - ди әнисе Илсөя ханым.

Шул вакытта аңа бавыр циррозы диагнозы куйганнар. Люцияне бавыр күчереп утыртуга чиратка теркәгәннәр.

– Һәр иртә борыннан кан төерләре чыга иде. Чалкан ятканда йөткертте, буыла, сулышым кысыла иде. Төнлә бик нык көзән җыера башлаган, үзем моны хәтерләмим дә. 2019 ел башында кабат Республика хастаханәсенә килеп эләктем. 5 февральдә хастаханәдән чыкканда, гастроэнтерология бүлеге мөдире, бавыр күчереп утыртуга әзерлибез, диде. Февраль азаклары-март башлары булыр дигәннәр иде, 14 февральдә шалтыратып, җыенырга куштылар. 15 февральдә операция ясадылар, - дип авыру тарихын сөйләде Люция.

Люция өчен борчылган игезәк туганы Гөлсиянең инфаркттан гомере өзелгән

Кайгы ялгызы гына йөрми: 2018 Люциянең игезәк сыңары Гөлсия дә дөнья куя. Кызларның әнисе Илсөя ханым шушы хәсрәтле вакыйгаларны хәтереннән яңартып, күңелен бушатты.

Гөлсия

– Бик куркыныч вакыйгалар инде бу, искә төшерә башласаң. Йөрәк ничек түзгәндер. Гөлсия хастаханәгә бармады инде, үзе һаман шул-шул җирем авырта дип әйткәли иде. УЗИга барыйк дип тә әйтә идем. 

Люция яши алмас дигәнне ишеткәч, игезәге өчен борчылды. Депрессия, стресс кичерде, төннәрен елый иде, йоклый алмады. Инфаркт булды аңа. Кан тамырларында атеросклероз диделәр, ләкин ярып карагач, бер айдан “бавырда икенче дәрәҗә май гепатозы” дигән диагноз куйдылар. Димәк, аның да бавыры белән проблемалары булган, – диде.

"Люциянең яшәячәгенә мин генә ышандым"

– Гөлсиям шулай иртә китеп баргач, Люциямне дә бер дә югалтасым килмәде шул. Гел догада булдык, Коркачыкта кендек әбисе Ләбибә апа да өшкереп торды. Барысы да үлә диде, табиблар да исән калачагына шикләнде. Мине генә яши дип ышандым. Гел Ходайдан догалар укып гомерен теләдем. Былтыр 2018 елның августында Соль-Илецкка алып бардым, анда бер атна булдык. 99 яшьлек бер әбигә күрсәттем. Яшәсәм, кызың да исән калса, тагын килерсез дигән иде, кызганыч, әби үлеп киткән икән. Безгә хәбәр иттеләр. 

Быел Ходай рәхмәте безгә туры килгән донор табылды бит. Инде күрмәгән калмады, нәрсә генә кичмәде баштан. Аллаһ бар ул, табибларга да, бу бавыр күчереп утыртуны уйлап тапкан кешеләргә дә рәхмәт, - ди Илсөя апа.

Аның әйтүенчә, 2012 елның сентябрендә Люция ире белән бик куркыныч авариягә дә очраган булган, көчкә исән калганнар. 

2015 елда авырый башлагач, Люция ире белән аерылышырга мәҗбүр була. 

"Игезәге аңа төшендә ярдәм итеп, тормыш бүләк итте"

– Туганнар да, бөтенебез дә бик борчылдык. Сорамагыз хәлләремне, кичтән егылам, иртән тимер өзәрлек, дип җырлыйлар бит, мин дә шуның кебек. Үзем дә җырлыйм, шул көч бирде. Люциягә операция вакытында үземне кая куярга белмәгән мәлдә шәфкать туташлары миңа монда журнал тутыру кебек эш тапты. Эш белән вакыт тизрәк үтте.

Хәзер инде шушы операцияләр узгач, Люция бала таба алачак, дип ышандырды табиблар. Гөлсия кияүдә иде, 12 яшьлек оныгым бар. Люциянең дә балалары булыр, Иншалла. Оныклар сөясе килә. Башта курыккан идек, чөнки бавыр циррозы булганда, күрем дә туктый икән. Ике ел күреме килмәде. Без инде бу авыру белән тулы бер энциклопедия өйрәндек. Төрлечә дәвалап карадык, нәрсә генә эшләмәдек ул яшәсен, үлмәсен дип.

Люция белән Гөлсия

Игезәге аңа тормыш бүләк итте, төшендә ул Люциягә гел ярдәм иткән. Я аякны рәтләп куя, я башкача булыша ди. Операция вакытында да төшендә күргән икән. Бабасы – минем әти була инде Гөлсия белән бергә ярдәм иткәннәр. Әле әтием дә өч ай элек кенә үлеп китте. Бер-бер артлы шулай тау-тау хәсрәт килеп торды. Сабыр булырга кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә шушы сынауларны биргән. Алар бетеп, безгә дә кояш елмаер дип өметләнәбез.

Яңа бавыр – туган көненә бүләк

Люция Миннимуллина 1987 елның 16 февралендә туган. Операциядән соң ул үзенең туган көнендә - 16 февральгә аңына килә. 

– Операция көндезге сәгать 1дән кичке 8 гә кадәр җиде сәгать дәвам итте. Аны яхшы кичердем. Аннары мине изоляторларга күчергәннәр, төнге икенче яртыда үземнең туган көнемдә уянып киткәч, шәфкать туташы, табиб та мине тәбрикләделәр, - дип сөенеп искә ала ул.

– Операциягә кадәр гел догалар укыдым. Операциядән соң да, хәзер дә укыйм. Үземне бик яхшы хис итәм. Элеккегә караганда да яхшырак тоям шикелле. Табиблар инде утырырга, йөрергә кирәк дигәч сөендем дә, ятып туйган идем, аякка басасы килде, диде Люция.

Башта донордан бавырны алырга кирәк, аннары ул башка организмга урнаштырыла

Республика клиник хастаханәсенең 2 нче хирургия бүлеге мөдире Әмир Вәлиев бавыр күчереп утырту буенча беренче операцияләр 2011 елдан ясала башланганын әйтте.

– Алар күп түгел иде, 3-4 ел эчендә бер дүрт очрак булгандыр. Аннары озак кына үткәрелми торды. 2018 ел азагында бу программа янә эшли башлады. 1,5 ай эчендә – 2018 елның декабреннән февральгә кадәр бавыр күчереп утырту буенча өч операция башкарылды. Операция уникаль, чөнки башта реципиентның бавырын алу кирәк, аннары донор бавыры организмга урнаштырыла. Үт чыгу юллары, кан тамырлары юлларын исәпкә алып, бу техник яктан бик катлаулы операция. Аның ике төре бар – кайвакыт туган тиешле кешедән бавырның бер өлеше дә куела, әгъза тулаем куелган очраклары да бар. Күзәтүләребез буенча пациентларның беренче көннән үк үзләрен яхшы хис итүләрен күрәбез, - диде.

Табиб әйтүенчә, пациентлар трансплантация операциясенә чиратка кертелгәч, операциягә җентекләп әзерләү белән гастроэнтерологлар шөгыльләнә. Бавыр күчереп утырту мөмкинлеге барлыкка килүгә, пациентның кичекмәстән килүе сорала, чөнки донордан алынган бавырны күчереп утырту вакыты бик санаулы. Донор туры килү-килмәве өчен кан төркеме бер үк булу җитә икән.

– Хастаханәгә килүгә, пациентны берничә сәгать эчендә операциягә әзерлибез, диде Әмир Вәлиев.

Табиб сүзләренчә, статистика буенча 1 млн кешегә ел саен 20 ләп трансплантация кирәк. Татарстанда 3,8 млн кеше булуын күздә тотканда, елына 60-70 пациентта ихтыяҗ бар дияргә була.

– Донорлык бездә әле начар үсеш алган. Башка илләрдә ул закон белән дә хәл ителгән. Кеше донорлыктан баш тарта икән, ул үзе дә трансплантациягә дәгъва итә алмый, - диде Әмир Вәлиев.

Аның әйтүенчә, Люция Миннимуллинада бавыр циррозы аутоиммун гепатит авыруыннан башланган. Ул нәселдән килсә дә, тумыштан түгел.

– Нәселдәнлек тә, матдәләр алмашы бозылу, хроник гепатит вирусы, йогышлы авырулар тәэсире дә булырга мөмкин. Кызганыч, бу пациентлар циррозга килеп җиткәч кенә ачыклана. Башлангыч чорында чир аларны борчымаска да мөмкин, диде.

Әмир Вәлиев бавырны күчереп утырту операциясе кичергән пациентларда яңадан шушы чир кабатланмасын өчен дәваланганнарын әйтте.

– Гомеренең азагына кадәр дәвалану өчен махсус препаратлар дәүләт программасы буенча бушлай бирелә, - диде.

Табиб сүзләренә караганда, бавыр күчереп утырту операцияләренең 20 проценты үлем белән тәмамлануы - статистика. 

– Мәскәүдә, мәсәлән, үлем ихтималлыгы 13 процент. Бу пациентлар бик авыр хәлдә булуын аңларга кирәк, аларның сәламәтлекләрендә тайпылышлар күп. Операциянең никадәр уңышлы узуы шуңа да бәйле, - дип аңлатты Әмир Вәлиев.

Трансплантациягә ризалык бирүчеләр табиб сүзенә колак салып бара

Гастроэнтерология бүлеге мөдире Әлфия Одинцова әйтүенчә, аутоиммун гепатит белән еш кына яшь кызлар авырый. В һәм С гепатитлары – бавыр циррозына китереп чыгаручы төп сәбәпләр. Алкоголь дә тискәре тәэсир итә.

– Кеше үзенә бавыр күчереп утырткач, алты ай исерткеч кулланмаячагында ныклап ышанган булырга тиеш. Алга таба донор көтү чиратына алкоголь аркасында циррозга барып җитүчеләрне дә кертербез дип уйлыйм.

20-22 яшьтә инде бавыр циррозы ачыкланган яшьләр бар. Ул клиник яктан берничек ачыкланмый. Инде чир шактый азгач кына мөрәҗәгать итәләр. Бердәнбер коткару чарасы шул трансплантация кала. 

Дөрес, курыккан кешеләр дә бар, алар баш тарта. Аларны күндерү өчен психологлар махсус эшләми, ләкин дәвалаучы табиб – гастроэнтеролог белән яхшы элемтәдә булу да операциягә җөрьәт итү өчен җитә. Алар, беренче чиратта, табиб сүзенә колак сала. Пациент табибына ышанса, ризалык бирәчәк. 

Хәзер бавыр күчереп утырту чиратында ике пациент бар. Алар әле һаман, бераз көтик, диләр. Әгәр донор орган табылса, көтәргә ярамый. Күчереп утырту өчен вакыты бик чикле. Үлемнән соң санаулы сәгатьләр, - дип сөйләде Әлфия Одинцова.

Яшәү шартлары яхшырсын дип телим!

Инде иң ачысы артта калган дип ышаныйк. Күпме авырлыклар аша узган Миннимуллиннар гаиләсенә Ходай Тәгалә көтмәгән җирдән шатлык-куанычлар, муллык, сәламәтлек бирсә иде. Бүген Люциягә тернәкләнү өчен яхшы шартлар да бик мөһим.

– Яшәү шартлары яхшырсын иде дип телим инде мин. Ник дигәндә, ике бүлмәле фатирыбыз, бер бүлмәдә – ирем белән без, кызым да шунда креслода йоклый. Улым аерым йокы бүлмәсендә яши. Кысанрак шул, ипотека алып булса да, киңәйтәсе иде тору урынын. Главага ук керергә ниятләп торам, чөнки бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Аңа да операциядән соң тернәкләнер өчен шартлар тудырырга, үз почмагын булдырырга кирәк бит. Минем малай да өйләнергә дә мөмкин бит.

Аллаһы Тәгалә безгә туган көнендә яңа тормыш бүләк итте. Табибларга бик зур рәхмәт! Ихлас күңелемнән шат мин. Берсен югалттым, икенчесе яшәсен дип телим. Оныклар карарга насыйп булсын, Я Раббым! - дигән теләктә калды Илсөя апа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100