«Барысы да үз урыннарында йоклаган»: Аксубайда дүрт кешелек гаилә ис тиеп үлгән
Дүрт мәетнең икесе инвалид балалар булган.
Кичә Аксубайдагы Мазилин урамындагы ике катлы йортта дүрт кешедән торган гаилә үлгән. Алар ис белән агуланган дигән фараз бар. Валентина Лодырькина ире һәм ике баласы Маша һәм Илья белән бергә яшәгән. Балаларына әле 22 һәм 18 яшь кенә булган. Ике йорт аша яшәүче күршеләре Галина балаларның инвалид булулары турында сөйләде.
Валя Лодырькинаны һәм аның «яңа ире» Виталий Петровны күп еллар беләбез инде. Бер дә конфликтлы гаилә түгел иде, безнең алар белән бервакытта да сүзгә килгән булмады. Гади, тыныч кешеләр иде. Виталийның даими эше юк иде, ул вакытлыча эшләргә йөреп акча тапты. Бераз эчү гадәте бар иде. Валя апа исерткеч эчемлекләргә каршы иде. Балалары Маша һәм Илья инвалид иде шул, акылга зәгыйфь иделәр. Алар махсус мәктәптә укыды дип беләм.
Валя апа өйдә генә торды. Балалар өйгә кайткач, ул һәрвакыт алар белән иде. Язын бакча эшләренә чыга иде. Бәлки, балалар өчен алынган пенсия хакына яшәгәннәрдер.
Мария һәм Илья — Валя апаның иң кечкенә балалары. Алардан кала тагын уллары Алексей, Геннадий, Николай, Василий һәм кызы Александра бар. Иң олы малайлары Леша белән бик аралашмыйлар иде бугай. Аның монда кайтканы да юк, аңа кырык яшь инде. Балаларның барысы да Виталийныкы түгел.
Аларның фатирлары газ белән җылытыла иде. Ул сүнсә, ис чыгып тормасын өчен автомат рәвештә ябыла торган җайланмасы җимерелгән булган. Алар йоклаганда ис чыгып торган. 13 апрель көнне аларны беркем дә күрмәгән. Кызлары Александра үзенең баласын безнең яндагы балалар бакчасына йөртә, ә үзләре ерактарак яши. Балалар бакчасыннан соң әниләренә керә иде. Ул телефоннарына шалтыраткан, әмма җавап бирүче булмаган, килгәч, ишекне дә ачмаганнар. Бу хәл аңа сәер тоелган, гадәттә, өйдә булалар бит инде. Дивар аша гына күршедә яшәүче ханым белән чорма аша кергәннәр. Безнең йортларда өстәге чорма уртак. Йортта кара томан торган, икесе дә бер-бер артлы кычкырып җибәргәннәр. Барысы да йокы бүлмәләрендә, йоклый торган киемнәреннән ятканнар, — дип сөйләде Галина ханым.
Икенче күршеләре Маргарита ханым күрше йортта яши. Ул да гаиләнең тыныч булуы турында сөйләде.
Ул гаилә турында бернинди начар сүз әйтә алмыйм. Алар рәсми рәвештә язылышкан булганмы-юкмы, белмим. Валя апа бик тыныч, аралашучан иде, эчмәде. Без егерме еллап күрше булып яшибез. Ике зур малайлары Казанда эшли. Валя апа һәрвакыт сумкалар белән чабып йөри иде. Балалар өчен тырышты: ашатты, киендерде. Тыныч гаилә иде. Эчеп, акырышып, сугышып яшәмәделәр. Кечкенә балалары урамга да сирәк кенә чыга иде. Алар махсус мәктәптә укыдылар, Норлатта бугай. Укып бетерделәр инде. Валя апа аларны карады.
Башка балалары да килеп йөрде. Олы кызлары бик еш килә иде. Сишәмбе көнне ул көне буе шалтыраткан, җавап бирүче булмаган. Без үзебез дә Валя апаны һәр көнне күрә идек. Һәр кичне ул сөт алырга барганда безнең йорт алдыннан узып китә иде. Һәрвакыт күз уңында торды. Ул көнне мин өй тирәсен җыештырырга чыккан идем, Валя апаны күрмәдем. «Нишләп Валя апа күренми икән?» — дип уйлап та куйдым әле.
Кызлары күршеләре аша чормадан кергән. Барысы да аерым бүлмәдә ятканнар. Коточкыч хәл бит. Кичә төнлә мәетләрен ярырга алып киттеләр. Бүген җирләргә тиешләр. Гәүдәләре ике тәүлек яткан дигән сүз бит инде. Анда кызуда торып, гәүдәләре күпергән булган, нык исләнгән, — дип сөйләде ул.
Вафат булган гаиләнең туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашабыз.