news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аксубайдагы фатирда дүрт кеше мәете табылган

Фаҗига бүген көндез Мазилин урамында булган.

news_top
Аксубайдагы фатирда дүрт кеше мәете табылган

Бүген Аксубайдагы Мазилин урамындагы фатирларның берсендә берьюлы дүрт кеше һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Агентлык чыганагы белешмәсе буенча, ике хатын-кыз һәм ике ир-ат мәетен ике катлы йорттагы фатирда тапканнар.

Бу — 47 яшьлек хатын-кыз, 40 яшьлек ир-ат, 22 яшьлек кыз һәм 18 яшьлек үсмер. Алар барысы да бер гаилә кешеләре, диелә хәбәрдә.

Мәрхүмнәргә ис тигән дип фаразлана. Тикшерү эшләре бара. Урынга Аксубай районы прокуроры Эдуард Хиразиев барган, дип хәбәр итте Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар