«Балачактан укытучы булырга хыялланды» — укытучы Венера Айзатова белән хушлашу | intertat.tatar

«Балачактан укытучы булырга хыялланды» — укытучы Венера Айзатова белән хушлашу

Фаҗига булган гимназиядә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән 55 яшьлек Венера Айзатова белән бүген Константиновка бистәсендә хушлаштылар. Мөгаллимне соңгы юлга озату мәрасименнән — хәбәрчебез репортажы.

Бүген Казанның 175нче гимназиясендәге атышта һәлак булучыларны җирләделәр. Моңа кадәр без 8А сыйныфы укучылары Дамир Гайнетдинов, Әмир Зарипов, 15 яшьлек Зөлфия Галимҗанова, 26 яшьлек инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева белән хушлашу мәрасиме турында язган идек. Ә хәзер сүз шушы мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән 55 яшьлек Венера Айзатова турында барачак…

Атыш вакытында яраланган Венера Айзатова беренче сыйныфларның иң яраткан укытучыларының берсе булган. Мөгаллим җинаятьче Илназ Галәвиевнең юлына очраган корбаннарның беренчеләре арасында булган. Укытучы хастаханәдә үлгән.

Венера Айзатованы бүген Константиновка бистәсендәге йорттан озаттылар… Аның бертуган абыйсының өе иде ул. Көтмәгәндә, кисәк кенә тормышы өзелгән укытучы белән хушлашырга кызы Гөлнара, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, укучылары, күршеләре килде.

«Догада булыйк, кардәшләр»

Венера ханымны абыйсының өендә Ислам кануннарына туры китереп юдылар, кәфенлеккә төрделәр. Үзем күрмәдем… Йортка кереп, анасын югалтудан болай да бәргәләнгән, өзгәләнгән кызына авырлык китерәсем килмәде.

Берничә минуттан мәрхүмәне йорттан алып чыктылар. Венера апаның мәетен ишегалдының нәкъ уртасына куеп, барлык килгән кешеләр дога укыды. «Венера Солтангәрәй кызына хәзер бу дөньядагы бер матди әйбер дә кирәкми, аңа бары тик безнең догабыз кирәк. Догада булыйк, кардәшләр», — диде хәзрәт. Укыдык… Кешеләр үзләре дога кыла, ә күзләреннән мөлдерәп яшь ага… Мин дә түзмәдем. Мин Венера апага беркем түгел. Туганы да, дусты да, укучысы да түгелмен. Ләкин бу кайгылы вакытта кемнең кемгә туган булуы мөһиммени?.. Күңел түреннән бәрелә-бәрелә чыккан күз яшьләрен хәзрәтнең: «Хәзер әйдәгез, капка төбенә алып чыгабыз», — дигән сүзләре бүлде.

Венера апаның мәетен капка төбендәге юлга алып чыктылар. Хатын-кызлар артта, ир-атлар алда тезелеп бастык. Монда да дога кылып алгач, хәзрәт: «Венера Солтангәрәй кызы яхшы кеше идеме?», — дип берничә кат сорады. «Әйе!» — дип җавап кайтарды сафта торучылар. «Венера Солтангәрәй кызының берәрегезгә бурычы калдымы?» — диде мулла, «Юк», — диделәр рәттәгеләр. Шул чагында бер мәлгә тыелып торган күз яшьләре янә ташып-ташып түгелергә кереште. Аның түгел, ә безнең аңа бурычыбыз калды… Венера апа булмаса, мәктәптә тагын күпме кеше һәлак буласын кем белгән?.. Ул җинаятьченең игътибарын үзенә алган, шуңа күрә Илназ Галәвиев балалар утыра торган бүлмәгә кермәгән дә бит инде. Әйе, без сезнең алда бурычлы, Венера апа. Шушы бурычларны без сезнең якты рухыгызга багышлап кылынган догалар белән кире кайтарырбыз.

Берничә мизгел тынлык… «Алып киттек», — диде хәзрәт. Ипләп кенә күтәреп, мәетне махсус машинага салдылар. Йөзләгән, ә бәлки меңләгән укучының яраткан укытучыларын зиратка алып киттеләр… Мин зиратка җәяү бардым. Мәет чыккан йорттан ерак түгел ул. Үзем ашыга-ашыга барам, үзем елыйм…

«Кичерегез безне, Венера ханым»

Зиратка килүгә, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинны күрдем. Ул да фаҗига корбаны булган Венера апаны озатырга килгән иде.

«Гафу үтенәбез. Ачуланып китмәгез. Тыныч йоклагыз, Венера Солтангәрәевна… Сөйләве бик авыр. Венера ханым — зур хәрефтән Укытучы. Ул күпме буынны укыткан, күпме чыгарылыш сыйныф укучысын әзерләгән! Ул балаларны, коллективны яратты. Искиткеч башлангыч сыйныф укытучысы, җәмәгать эшлеклесе иде», — диде Илсур Һадиуллин Константиновка бистәсендәге зиратта хушлашу мәрасимендә.

Илсур Һадиуллин мәрхүмәнең якыннарына сабырлык һәм сәламәтлек теләде.«Күпсанлы укучылар, сезнең хезмәттәшләрегез, республика мөгаллимнәре, мәгариф министрлыгы исеменнән сезнең гаиләгә рәхмәт белдерәбез, сабырлык, сәламәтлек телибез. Ә сезгә, Венера Солтангәрәй кызы, тыныч йокы… Менә шул…», — диде министр.

«Сау бул, әнием!»

Шуннан соң Венера Айзатова мәетен зиратның эченәрәк алып кереп киттеләр. Ерак бармадык. Венера апаның кабере артык эчтә түгел. Мин бу каберне күрүгә эчтән: «Венера апакай, шушында ятачаксыңмыни инде син хәзер?» — дип сорау бирдем. Шул чагында аз гына тынып торган йөрәк сыкравы янә калкып чыкты. Тагын елашулар, калтыранган аяк-куллар…

Мин бераз еракка киттем, нигәдер мәетне җир астына төшергәннәрен күрсәм, начар булыр кебек тоелды. Мәетне аска төшереп, ләхет такталарын урнаштыргач, ир-егетләр бер-бер артлы туфрак ыргыта башлады. Бер мизгелдә Венера апа Җир Анабыз куенына кереп югалды…

Әле туфрагы да дымлы торган кабер янына тезелешеп басып дога кылдык, хәер өләштек. Кызгылт, кара туфракка чәчәкләр сибелә башлады. Килгән һәркем кабер янына чәчәкләр салды.

Ир-атлар чыккач, кабер янына хатын-кызлар килде. Анасының, газиз кешесенең каберенә Венера ханымның кызы — Гөлнара килде. Ул елый-елый: «Сау бул, әнием!» — дип йөрәк парәсенең каберенә чәчкәләр салды. Гөлнараның хәле бик авыр иде… Шунлыктан мин аның янына барып, сораулар биреп борчып тормадым.

Зиратта да, өй янынагы кебек үк, халык күп иде. Шулай булмый мөмкин түгел. Яраттылар Венера апаны… Кемнән генә сорасаң да, һәркем аны балалары өчен янып торган әни, укучылар өчен тырышкан, үз эшен яраткан укытучы, ярдәмчел күрше, тугры дус итеп искә ала.

«Мәктәп аның тормышы булды»

Рифкать Аббазов, Венера Айзатованың абыйсы:

Венера бик кешелекле иде. Балаларны өзелеп яратты. Укучыларын да бик яратты. Гомумән, мәктәптә эшләү ошады аңа. Мәктәп янында яшәде. Ике сменада эшли иде. Соңгы көннәрдә мәктәптән бөтенләй чыкмады диярлек. Мәктәп аның тормышы булды.

Башта ышанмадык. Соңгы минутка кадәр өметне өзмәдек. Соңыннан начар хәбәр килеп иреште.

Кечкенә чагында да тәртипле булды Венера. Ул — безнең кечкенә сеңлебез. Аннан олырак бер апа һәм сеңлебез бар. Шулай ишле гаиләдә үстек. Мөгаллим һөнәренә кечкенәдән тартылды. Сеңелләр белән укытучы булып уйныйлар иде. Безнең апабыз да гомере буе укытучы булды. 43 ел математика укытып лаеклы ялга чыкты. Әлһәмдүлилләһ, бүген апабыз исән. Шулай итеп, гаиләбездән ике укытучы: олы апабыз һәм Венера чыкты.

Бик кайгылы көннәр. Без диндәге мөселманнар булгач түзәбез. Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире итеп кабул итәбез. Шушы бәрәкәтле көннәрдә китүе… Иртәгә гает… Нишлисең… Дөньядагы проблемалардан без дә азат түгел, менә алар безнең гаиләгә дә кагылды.

«Ачык йөзле иде Венерабыз»

Минфәзилә Мусина, сыйныфташы:

Венера минем күңелемдә тыйнак, сабыр булып истә калды. Нәрсә генә булса да бирешмәде. Йөзеннән елмаю китмәде. Бергә бер сыйныфта укып үстек. Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында сигезенче сыйныфка кадәр бергә укыдык. Бик әйбәт укыды, бик тырыш булды. Олыгайган көннәрдә дә сөйләшеп тордык. Классташлар җыелышында да очрашкан идек әле. Гел элемтәдә булдык.

Лилия Саттарова, туганы:

Без аның белән гел йөрешеп тордык. Чын туган булды. Киңәш, ярдәм сорап килгәндә, бервакытта кире борганы булмады. Киңәшләрен биреп яшәде. Ачык йөзле иде Венерабыз. Берчакта да караңгы йөзен күргәнем булмады. Тәрбияле булды. Укытучы, әни буларак та тиңе булмаган кеше… Бик авыр.

Шамилә Мохитова, дусты, күршесе:

Венерабыз башта 174 мәктәптә, аннан соң 34 ел 175 мәктәптә эшләде. Кызын үстерде, ике оныгы да бар. Иптәшенең үлеп киткәненә 3-4 ел бардыр инде. Шундый тыныч тормышта пуля астында үлүе бик кызганыч. Бик үкенеч… Ураза тотты. Тоткан уразалары кабул булып, рухларына дога булып барып ирешсен. Мәктәптәге балалар өчен дә бик кайгырдым. Йөрәккә бик авыр алдык.

«Беренче укытучымны югалттым…»

Бехруз Мавлонов, укучысы:

Хәзер мин юридик факультетны тәмамлап, шунда ук магистратурада белем алам. Венера апа — минем беренче укытучым. Бишенче сыйныфка кадәр безне 174 мәктәптә укытты. Күпме еллар үтсә дә, бик мәрхәмәтле, ярдәмчел булып истә калды. Балалар белән эшләү гел рәхәт булып тормый. Башлангыч сыйныфтагылар — сабый бит әле алар. Һәр балага аерым игътибар кирәк. Менә Венера апабыз безнең һәрберебезгә шул игътибарны җиткерде. Дәресләрдән соң да калып, аңламаган әйберләрне аңлата иде. Бүген беренче мөгаллимемне соңгы юлга озаттык… Әлбәттә, җиңел түгел. Барлык кеше кичергән кайгы миндә дә шул ук. Бик кызганыч…

Венера Айзатова безнең аралардан китсә дә, аның изге гамәлләре араларыбызда мәңге калачак. Венера ханым үзе тәрбияләгән балалар, туганнары, ата-аналар, өзелеп яраткан кызы һәм ике оныгының һәр эшендә, һәр сүзендә, һәр адымында яшәячәк!..

Мәрхүмәнең кызы, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Урыныгыз җәннәт түрләрендә булсын, Венера апа!..