Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтисе кызы иде шул...»: гимназиядәге атышта һәлак булган Зөлфия белән хушлаштылар

Казанның Җиңү Паркы урамында урнашакан йорттан 175нче мәктәпкә һөҗүм вакытында вафат булган 15 яшьлек Зөлфия Галимҗанованы Курган зиратына җирләделәр.

news_top_970_100
«Әтисе кызы иде шул...»: гимназиядәге атышта һәлак булган Зөлфия белән хушлаштылар
Гөлүзә Ибраһимова

Йорт янына олылар белән бергә яшьләр дә җыелган иде. Йортның алтынчы катындагы тәрәзәләр ачык, анда әти-әни кызы белән хушлаша…

«Тыныч бала иде»

Бер ханым янына килдем. Ул күрше йортта яши икән. «Ул гаиләне бик якыннан белмим, кызлары сигезенче сыйныфта укый иде. Баланың мәктәпкә барганын, кайтканын күреп кала идем», — дип сөйләде ул.

Читтәрәк тагын берничә апа басып тора иде. «Әйбәт гаиләдә үскән кыз, әти-әнисе дә әйбәт кешеләр. Тыныч бала иде. Бер гөнаһсыз сабый бит, әти-әнисе дә эшчән. Үз алдына гына карап йөри торган сабыр гына кыз иде», — дип сөйләде бер ханым.

Кызның әтисе йорт чатындагы ташка утырган, елый… Күршеләре әйтүенчә, Габделнур абый элек моргта администратор булып эшләгән, ә кызның әнисе Фирдинә ханым — эшмәкәр.

Кызның гәүдәсен алып чыктылар, җеназа намазын укыдылар. 15 яшьлек кызчыкны кара машинага салып алып киттеләр…

Зөлфия белән хушлашырга «Фәридә-Алсу» дуэты солисты Алсу Сөнгатуллина да килгән иде. Аның улы да кичә яраланган. «Малайның хәле ярыйсы, үзе сөйләшә инде, ятып кына тора», — ди ул.

«Әтисе кызы иде шул…»

Кызны озатканнан соң, аның туганы белән сөйләштек.

«Әйтерлек сүз табып булмый. Иремнең энесенең кызы ул. Кичә ул хәл турында Интернеттан белдек. 175нче мәктәп икәнен белгәч, әниләренә шалтыраттык. Әниләре инде хастаханәдә иде, берни белмиләр, күпме вакыт билгесезлектә яшәдек. Сәгать өчләр тирәсендә генә дөресен белдек. Аннан соң әти-әнисе моргка бардылар.

Инде ул безнең өченче мәет. Иремнең ике сеңлесе бар, икесенең дә берәр малайлары бар иде, берсе 24 яшендә, икенчесе 35 яшендә үлде. Бу бала — өченче булды… Бик авыр… Алга таба ничек яшәргә?! Әти-әнисенә бик авыр, елыйлар. Әтисе кызы иде шул…» — дип сөйләде Люция ханым.

Шул ук йортта өченче катта яшәүче күршеләре Риат әфәнде дә кызның һәрвакыт әтисе белән булуын сөйләде. «Без әтисе белән бик әйбәт аралашабыз. Бик тыйнак, сабыр, оялчан бала иде, тавышы да ишетелми иде. Ул шушы йортта туды, кечкенә вакытыннан ук әтисе җитәкләп йөртте аны. Балалар мәйданына уйнарга алып бара иде. Менә әле беренче май бәйрәмнәрендә генә күрдем мин аны әтисе белән. Кызның күзе начар күргәнгә, ул күзлек киеп йөри иде, шуңа күрә алгы парта артына утыртканнар. Беренче булып аларны үтергән дә инде…

Кызның абыйсы бар, аның белән гел исәнләшеп йөри идек. Абыйсы монда түгел, башка җирдә үз гаиләсе белән яши. Ул да бик акыллы, тәртипле бала. Күптән түгел генә өйләнде.

Кичә бакчага киткән идем, онык безнең яндагы балалар бакчасына йөри. Кызым шалтыратты, алып чык әле, ди. Куркыныч иде. Үзеңнән иртәрәк балаң үлүдән Алла сакласын!», — дип сөйләде ул.

«Кызның йөрәге авыру иде»

Икенче йортта яшәүче күршеләре Әсхәт абыйның хатыны бу хәл алдыннан начар төш күргән булган. «Башка сыймый. Ничек балага атып була инде?! Хатыным начар төш күргән булган. „Син кайттың, нигәдер балконда йоклап ятасың, шундый начар төш күрдем әле“, — ди шул көн иртән, тынычсыз иде. Шулай алдан төшләр күрә, минем кайда йөргәннәрне дә сөйләп бирә кайвакыт», — дип сөйләде ул.

Зөлфиянең абыйсының хезмәттәше дә килгән иде. «Бик әйбәт гаилә. Мин аның сеңлесе булганын белми дә идем, ә абыйсы тыныч кеше. Мәктәп директорының туган көне булган кичә, аның белән психологлар эшли. „Балалар! Балалар кайда?“ — дип кычкырган, озак тынычландыра алмаганнар.

Ә җинаятьче егетнең әти-әнисе безнең авылдан - Биектау районындагы Битаманнан. Гади гаилә, ул егет бик тыныч иде, мохтаҗлыкта яшәмәгән бала. Әти-әнисе аерылышкан иде, икесе дә әйбәт кешеләр. Туганнары да, без гомердә дә аның шулай акырынганын күргән юк, безнең Илназ түгел кебек иде, диләр», — дип сөйләде ханым.

Без сөйләшеп торганда күрше подъездда яшәүче тагын бер ханым - Елена килде. «Кызның йөрәге авыру иде. Гади генә, тыныч кына бала иде, әйбәт укыды. Чит кеше булсак та, безгә дә авыр.

Минем кода күп еллар дәвамында инде ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче булып эшли. Күпне күргән булса да, кичәге кебек хәлне беркайчан да күргәне булмаган», — дип сөйләде Елена ханым.

Зөлфия Галимҗанованың ата-анасы, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100