Серле Туембаш күлендә кабат фаҗига: суга батып үлгән ирнең өч улы әтисез калды
Кукмара районы Туембаш авылы плотинасы июль аенда ике кешене «йотты». Әле июль уртасында япь-яшь егет Инсаф Нәбиевнең үлеменнән айнып өлгермәгән халык ун көннән кабат фаҗига турында ишетә. 22 июльдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Пенәгәр авылыннан гаиләсе белән килгән 39 яшьлек Илнар Баһаветдиновның гомере өзелә.
Тормыш иптәше Зөһрә ханым әйтүенчә, су коенырга алар кичке 5тән соң гына килгән. Пенәгәр белән Туембаш арасы санаулы чакрымнар гына. Быел җәен гаилә белән бергәләп су керергә беренче тапкыр гына килсәләр дә, ни кызганыч, үз гомерләрендә бергәләп соңгы тапкыр коенулары булган. Илнарның 10 яшьлек иң кечкенә улы Илназ, 12 яшьлек уртанчы улы Таһир һәм 15 яшьлек олы улы Ислам әтисез калды.
22 июльдә кичке 7 тулып киткәч, Кукмара районы бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә фаҗига турында хәбәр килеп ирешә. Коткару эше кичке 10нарга кадәр барса да, ирнең гәүдәсен чыгара алмыйлар. Икенче көнне иртән водолазлар Илнарның гәүдәсен ярдан ун метр читтә, 2-3 метр тирәнлектә табып ала.
«Безнең күз алдында батып үлде»
— Ул көндез барган булган инде, шул җирне ошаткан. Мин эштән кайткач, «Әйдә, бергә барыйк әле», — диде. Эштән арып кайткач, барасы килми, дисәм дә, «Я синең белән, я синнән башка, барыбер барам», — диде. Шуннан ияреп бардым инде. Олы һәм кечкенә малайны да алдык. Мин йөзә белмәгәч, кырыйда гына коендым, эчкә кермәдем, ул йөзә белә, эчкәрәк, урта бер җиргә кадәр керде. Башта алды белән, аннары чалкан йөзде, тик чыга алмады, кисәк су төбенә китте. Безнең күз алдында батып үлде. Быел беренче тапкыр су коенырга бардык та, шундый хәл булды.
Йөзә белмәгәч, мин аңа булыша алмадым. Ике кеше бар иде анда, булышыгыз әле, дип ярдәм сорадык, алар машинага утырдылар да китеп бардылар, — дип искә алды ул көнге вакыйгаларны Зөһрә Баһаветдинова.
Аның сүзләренчә, Илнар шактый яхшы йөзгән. Нократ елгасында да (Вятка — Т.И. искәрмәсе) озаклап, тирәнгә кереп йөзә белгән. Илнарны шундук судан алып чыккан булсалар да, мөгаен, коткарып булмас иде, дип саный Зөһрә.
— Бер авыл кешесеннән буа төбе салкын, аннан чишмә бәреп тора икән, дип ишеткән идем. Ләкин безнең очракта табиблар йөрәге тоткан, ике секунд эчендә үлгән, йөрәгенә көч килгән, диделәр. Судан чыгарган очракта да, үлгән булыр иде инде. Казанда эшләгәндә, ике ел элек инфаркт булган икән инде, яргач, табиблар шулай диде. Ул вакытта йөрәге авыртты аның, тик күренмәде ул, микроинсульт кына дип уйлады.
Балалар өчен үлеп тора иде. Үзе дә әтисез үскәч, балаларны яратты. Өч малае калды менә. Һаман ышанасы килми, кайтып керер кебек. Путин биргән акчаларга ат алырга хыялланган иде, сарай салам дип йөрде… — ди Зөһрә.
Зөһрә Кукмарада райпода икмәк пешерүче булып эшли. Ире үлгәч, эш урыныннан оешма җитәкчесе Илһам Зариповның матди ярдәм күрсәткәнен әйтте.
«Улым, кич белән килеп йөрмәгез инде», - дигән идем
Илнар Баһаветдинов - Әлфия апаның бердәнбер улы булган. Ул көнне, ана йөрәге начарны сизенгәндәй, Әлфия апа аңа күлгә бармаска да киңәш иткән булган. Күрәсең, әҗәл тарткан… Әлфия апа үзе Туембаш авылы кибетендә сатучы булып эшли.
— Көндез шабашкадан кайтышлый, олы улы белән су коенган инде алар, аннары минем янга керде. «Әни, су шундый җылы, мин монда кич белән Зөһрәне алып киләм», - ди. «Улым, кич белән килеп йөрмәгез инде, кайт та мунча як, мунча шул су бит инде ул», - дим. «Юк, киләбез, Зөһрәгә күрсәтәсе килә», - диде.
Зөһрә кичке биштә эштән кайткан да, су суынганчы тизрәк барыйк дип, ике баласын, хатынын алып, чыгып киткәннәр. Хатыны да кергән, балалар да су коенган. Югыйсә, анда балык тотып утырган балыкчылар да булган. Аларны ярдәмгә чакырган Зөһрә. «Зинһар, булышыгыз», - дип кычкырдым, ди. Ә алар машинага утырган да китеп барган.
Илнар шундый яхшы йөзә иде бит, спортчы иде. Су малае иде инде ул, Нократта үскән малай, Нократны иңгә-буйга йөзеп чыга иде. Ул берничек тә суга батып үләргә тиеш кеше түгел иде кебек. Күрәчәге булган инде. Ике секунд эчендә үлгән, үзе дә аңламый, сизми дә калган, диделәр. Йөрәк чәнчи дип әйткәли иде ул элегрәк. Мәет яручы йөрәгендә ике сантиметр төер булган, диде, — дип сөйләде Илнарның әнисе Әлфия апа.
«Шулкадәр юмарт, кешегә соңгысын биреп чыгарыр иде»
Үзе Кукмарада яшәсә дә, Туембаш кибетенә эшкә кергән ана улы үлемендә азмы-күпме үзен дә битәрли. «Мин монда эшләмәсәм, монда килмәгән, батмаган да булыр иде дип тә куям инде. Үлем үкенечсез булмый шул», — ди ул. Тик үлем сәгате сукса, аннан качып котылып була димени?!
— Тәртипле, акыллы бала иде ул. Туризм, балык тоту белән дә бик кызыксынды. Йөзү белән шөгыльләнде. Кешегә «бәтәч» дип тә әйткән малай түгел ул. «Исәнмесез» дип керер, «сау булыгыз» дип чыгып китәр иде. Аны җирләгәндә бөтен күршеләр, Кукмарадагы таныш-белешләре дә сагынып елады.
Алар өй сатып алып, кырыена янкорма эшләгәннәр иде. Эченә җылылык кына кертәсе калган иде. Быел лапаслар эшләп, ат алам, дигән иде. Берсе дә барып чыкмады.
Олы улы көн саен зиратка бара. Әтине төшемдә күрдем, ди. Ял көне зиратка барып кайттым да, аннары шалтыратам, «Улым, трубканы алмадың, сине чакырырга шалтыраткан идем», - дигәч, «И, әби, мин яңа гына шуннан кайттым, анда керсәм, бер әби әтинең кабере каршына басып, дога кылып тора, мин ул әбине танымадым», - ди. Шунда мин, улымны бездән башка да искә алалар икән әле, дип сөенеп куйдым.
Илнар ярдәмчел, кешеләргә булышырга ярата иде, ахыргысын биреп чыгарыр иде, шулкадәр юмарт, мәрхәмәтле булды. «Әни» дип өзелеп торды. Үләсе көнне дә, чишмәгә төшкән җиремә каршыма килеп, суларымны күтәреп кертеште.
«Буаның яме китте, балык тотасы да килми»
Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов Илнарның 12 июльдә Инсаф Нәбиев һәлак булган җирдән 50 метр читтәрәк батып үлгәнен әйтте. Җәй эчендә ике кешенең үлеменнән ул үзе дә аптырашта.
— Балаларының күз алдында үлеп, балалары елап торуын күрү бик кызганыч. Мин килгәндә, Әлфия апа шунда иде инде. «Улым, кермә, анда кеше дә батты», - дип әйткән булган. Ул барыбер колак салмаган. Белә торып кереп киткән. Хатыны кайсы урында төшеп киткәнен төгәл күрми дә калган. Коткаручылар кич белән генә килде, ә аларга караңгы төшкәч, су төбендә эшләргә ярамый икән. Көймә, кармак белән генә эзләделәр дә, шулай калды ул. Иртән водолаз килеп, табып алып чыкты.
Буаның яме китте, балык тотасы да килми. Бүген тасмалар белән әйләндереп алдык, участковыйлар белән патрулирование куйдык. Кеше килсә, кире борабыз. Анда болай да «су коенырга ярамый» дигән язу тора иде. Ул сулыкка безнең авылныкылар килми инде, белмичә читтән килүчеләр бар. Безнең авыллар 100 метр янына да бармый хәзер ул буаның, — диде Илфат Гарипов.
«Татар-информ» агентлыгы Баһаветдиновлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша.