Инсаф — су, Рәдиф — юл корбаны: Кукмара районы Аш-Буҗи авылы ике яшь егетен югалтты

Кукмара районы Аш-Буҗи авылы халкының тетрәнү кичергән көннәре: бер авылдан бер-бер артлы ике мәет. Лачындай ике яшь егет гүр ияләре булды. Дүшәмбе, 13 июль көнне 20 яшьлек Инсаф Нәбиевне соңгы юлга озатсалар, 14 июльдә 20 яшьлек Рәдиф Әхәтовны җир куенына салдылар. Инсаф — су корбаны, Рәдиф юл корбаны булды.

Егетләр икесе дә быел көллиятне тәмамлаган. Рәдиф Янил авылындагы көллияттә, Инсаф Казанда энергоколледжда укыган. Аларның үлеме турында аяныч хәбәрләрне ишетеп, Зур Сәрдек авылы җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховка мөрәҗәгать иттек.

— Башта Инсафны җирләдек, аннары Рәдифне күмдек. Авылга бик авыр булды. Авыл халкы борчыла, ике мәет рәттән булды бит. Рәдифнең туганы белән Арчага, йөк машинасын йөртү өчен В категориясенә имтихан бирергә баруы булган, диделәр. Инсафның җеназасында бар иде алар. Аннары көндезге 11ләр тирәсендә чыгып китеп, авариягә очраганнар. Бу — бөтен җирлек өчен зур кайгы, — диде.

«Буаның яме бетте»

Инсаф Нәбиев 12 июль көнне күрше Туембаш авылындагы сулыкта һәлак булган. Туембаш Аш-Буҗидан якынча җиде чакрым. Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов әйтүенчә, халык шушы күлгә су коенырга тирә-як авыллардан, Нократ Аланыннан, Киров өлкәсеннән килә.

— Алар Буҗидан өч малай килгәннәр. Бергә икенче ярга йөзеп чыкмакчы булганнар, Инсаф шул вакытта кисәк кенә бата башлаган. Ул чандыр гына гәүдәле, яшь, матур малай иде. Белмим, көзән җыердымы икән аны… Югыйсә, буа киң дә түгел, 20-25 метр чамасы, ничек чыгып җитә алмаган ул?! Ярга алты-җиде метрлап кына калган булган бит. Иптәш малаеннан сораган идем. «Кисәк бата башлады, мин аны этеп-этеп карадым, мине дә алып төшеп китә башлады», — дип сөйләде.

Суга бер төшеп китә башласаң, яңадан тартып чыгарып булмый шул, кеше су астына китә. Ул җирдә тирәнлек 4 метр тирәсе. Анда шарлавыклар, чоңгыллар да юк, ул бит буа, агып тора торган су түгел. Су шулкадәр җылы иде, мин үзем дә ул көнне анда коенып төштем. Монда башка сәбәп: я көзән җыерган, я хәле беткән.

Үзебез дә һаман шуны уйлап йөрибез. Моңарчы мондый хәлләрнең булганы юк иде. Буаның яме бетте. Шау-гөр килеп яталар, гаиләләре белән менеп ял итәләр иде, хәзер тынлык, күпмегә барыр. Ел саен куркып йөрим инде берәр хәвеф булмасын дип. Суын агызсаң, балыгы бар, җибәрмәсәң, су коеналар. Анда кешене куып таратып булмый шул инде, бөтен җирдә коеналар, коену тыелган дигән язу торса да, — дип сөйләде безгә Илфат Гарипов.

Исеме — Инсаф, үзе дә инсафлы

Шушы авылда яшәүче Гөлшат Мөхәммәтҗанова сөйләвенчә, Инсафның исеме дә җисеменә бик туры килгән.

— Инсаф «бишкә» генә укыды. Эчми, тартмый, акыллы, исеме дә Инсаф, холкы белән дә инсафлы. Минем улым белән энергоколледжны тәмамладылар алар. Алга таба энергоуниверситетка укырга керергә исәбе бар иде. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, диләр. Гомере кыска булгандыр ул балаларның. Бик авыр хәсрәтләр. Инсаф белән янәшә йөзгән иптәше Фиргать тә бик борчыла, шок хәлендә диделәр. Ул чыгарга булышып караган бит, тик… — диде.

Авылдашлары Инсаф Нәбиевкә кабер казыгач, җеназа намазыннан соң Рәдиф Әхәтов та ике туганы Рузил белән юлга кузгала. Бик куркыныч авариягә очрап, рульдә булган Рәдиф вафат була. Имгәнүләр алган Рузил бүген Арча хастаханәсендә ята. 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Казан-Шәмәрдән-Курсабаш юлында Opel Corsa машинасы рулендә булган Киров өлкәсендә яшәүче 28 яшьлек хатын-кыз, «Лада Калина» машинасын узган вакытта кырые белән кагылып китә. Нәтиҗәдә, ике машина да кюветка каплана.

«Бөтен эшебезне эшләп барды, ничекләр яшәрбез…»

Рәдифнең әнисе Равилә апа, улының якты истәлегенә дип, аны күргән соңгы мизгелләре турында уртаклашты.

— Зираттан Инсафка кабер казыган җирдән кайтты да, Арчага барып кайтмыйча булмый, дип чыгып китте. «Исән-сау йөр, улым», - дип чыгарып җибәрдем. Йөк машинасын йөртү таныклыгына укыйлар иде, шул имтиханга дип чыгып киттеләр. Алдагы көнне Инсаф батып үлгәч эчем пошты инде. Рәдиф шабашкада төзелештә иде. Кайтмый да кайтмый. «Безнең Рәдиф нишләп кайтмый икән, Хәниф, шалтыратып кара әле», - дим. «Әти, хәзер кайтып җитәбез, юлда», - диде дә, озак та тормады, күчтәнәчләр белән, эшне бетердек, дип кайтып та җитте. Инсафның үлеме турында ишеткәч тә бик борчылды. Дуслар иде, бер яшь кенә бит аралары. Авыр кичерде, бер сүз дә әйтмәде, башын селкеп, нишләргә белмичә утырды.

Бөтен эшебезне эшләп барды, ничекләр яшәрбез алга таба. Нишлисең, югалттык. Ул җирләргә килгән халык, әйтеп бетергесез, шулкадәр күп иде. Дуслары күп булган, яратканнар икән. Улымны озатырга дип Рузил дә кайтты, аннары яңадан хастаханәгә алып киттеләр. «Нишләп болай булдык соң, кызу да бармый идек», - дип көрсенде инде, — дип искә алды Равилә апа.

«Шундый әйбәт ике егетебез китте»

Әңгәмәдәшләремнең кайсын гына алма, мәрхүм егетләр турында күз яшьләрсез сөйли дә алмадылар.

— Бөтен авыл халкы җыелды, Сабан туеннан да күп, башка авыллардан да килделәр. Рәдиф спортчы, хоккейчы, таза, матур егет иде. Безгә, күршеләренә дә бик әйбәт булды, нәрсә әйтсәк тә тыңлый иде. Әти-әнисенә хуҗалыкта бик булышты. Басуда комбайнда әтисе белән кара-каршы бик каты эшләделәр. Әтисе ашлык суктырса, Рәдиф ташый иде. Маллары да күп, аларны караша иде. Бик булдыклы, яхшы егет. Шундый әйбәт ике егетебез китте.

Башта Рәдифләр Арчага да төштән соң гына барасы булганнар бугай, шул үлем ашыктыргандыр инде, иртәрәк чыгып киткәннәр.

Ул хоккейчы да, көрәшче дә иде безнең. Хоккейчы иптәшләре дә килде озатырга. Бик авыр булды. Бөтен кеше елый инде, әйтер сүз юк бит монда.

Инсаф та, Рәдиф дә җомга намазларына йөрделәр. Эчүнең нәрсә икәнен дә белмәделәр, алар Коръән укый торган балалар иде. Инсафның суга батуын да көзән җыерган дип баралар. Аста суы суык икән, чоңгылга эләккән икән, диделәр. Кукмаралылар төшеп булмый дигәч, Шәмәрдәннән водолазларны чакыртканнар, — дип сөйләде Рәдифләрнең күршеләрендә яшәүче Гөлнур апа.

 «Рәдиф әти-әнисенең уң кулы иде»

Инсаф Нәбиевнең күршесе Айгөл Шәрипова да егетләрнең бик тәүфыйклы, иманлы булуларын әйтте.

— Икесе дә шулкадәр ачык, эшчән иде, эчмәделәр, тартмадылар. Җомга намазларын калдырмадылар. Инсаф белән су коенырга минем 8 класста укучы кечкенә улым Ислам да барган иде ул көнне, шулкадәр ашкындылар алар шунда өчәү барырга. Бу күлдә йөзгәннәре булмаган, ахрысы. «Әни, беренче тапкыр кердек, Инсаф шунда калды бит», - дип ачынып елады улым. Фиргать аны этеп тә караган, кулын да тарткан, тик аннары Фиргатьнең җилкәсеннән кулын ычкындырып төшеп киткән.

Әле менә сөйләп тордылар: алдагы көнне шул ук Туембаштан берәү су коенырга төшкән булган, бик каты бөтерчек йөргәнен күргән. Ай Аллам, кемне алырга йөри микән дип уйлаган да, суга кермәгән, дип сөйләделәр. Аннары шул урынга төшеп карагач, суы бик салкын иде, астан чишмә бәреп чыккан, диделәр. Водолазлар озаграк килде кебек шул. Монда инде берәр сәгать артыгы белән узган иде. Инде Инсафны күмеп кайтканда, Рәдиф турында хәбәр килде. Айнып булмый… Үзәк өзелә.

Рәдиф әти-әнисенең уң кулы иде, бөтен эшләрен алып барды. Кышка армиягә китәсе иде, шуңа правага имтихан бирергә барышлары булган. Алар кешегә елмаймыча дәшми дә иделәр. Бик йомшак күңеллеләр иде. Хәтта дуслары да  шушы кайгыларны күтәрә алмый, ашыгыч ярдәм табиблары уколлар ясап кына тынычландырды.

Инсафны җирләгән көнне яңгырның әсәре дә юк иде. Кабер казыгач, яңгыр төште, җирләгәч тә каберенә яңгыр явып узды. Шәһит булып китте, диләр андый кешеләрне, — дип сөйләде Айгөл Шәрипова.

«Татар-информ» редакциясе Инсаф Нәбиев һәм Рәдиф Әхәтов гаиләләренең тирән кайгыларын уртаклаша. Газиз бөркетләрен бакыйлыкка озаткан ата-аналарга шушы хәсрәтне күтәрергә Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен, дигән теләктә калабыз.