Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анталиядәге урман янгыннары туристларга куркыныч тудырамы?

«АиФ» туризм буенча федераль агентлыкның киңәшләрен тәкъдим итә.

news_top_970_100
Анталиядәге урман янгыннары туристларга куркыныч тудырамы?

Төркиядә урман янгыннары булу сәбәпле, туризм буенча федераль агентлык Анталиядә ял иткән туристларга отельдән чыгып йөрмәскә киңәш итә.

Туристлардан дәгъвалар булганы юк, әмма экскурсияләр тукталган. Бодрумда 100 турист башка отельләргә күчерелгән. Бу Бодрум янында янгын башлану белән бәйле.

Анталия провинциясенең Сиде, Соргуну, Манавгат районнарында урманнар яна. Иң куркыныч янгыннар Анталиядән 70 км ераклыктагы Манавгат районында - янгыннардан тораклар зыян күргән, халыкны эвакуациялиләр. Җил утны шәһәр паркларына да күчергән. Температураның 40 градус булуы да янгынның тиз таралуына тәэсир итә.

Әлегә туристик зоналарга куркыныч тумады, ди провинция җитәкчеләре. Янгынның бер өлеше инде сүндерелгән, аны сүндерүдә 2 самолет, 15 вертолет та катнаша.

Янгыннарда 53 кеше каза күргән. Алар арасында туристлар юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100