news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Рияз да дөньяга чыкты»: Зинира һәм Ризат Рамазановлар улларын күрсәтте

Кечкенә Риязны әтисенә охшатканнар.

news_top
«Рияз да дөньяга чыкты»: Зинира һәм Ризат Рамазановлар улларын күрсәтте
Салават Камалетдинов

Зинира һәм Ризат Рамазановлар улларын күрсәтте. Матур гаилә дүртәүләшеп чыршы киендергән.

«Тиздән сихри бәйрәм килә. Безнең гаилә — иң зур байлык», — дип яза алар инстаграмда.

Моңа кадәр җырчыларның Риязны социаль челтәрләргә куйганнары юк иде әле. Кеше баласы тиз үсә дигәндәй, инстаграм дуслары да Риязның шундый «зур» малай булып бетүенә аптырашкан.

«Үләм, теге бетлүш үсеп беткән. Тиктормас, тәмлүшкә»;

«Рияз да дөньяга чыкты. Исән-сау булыгыз, бик матур гаилә»;

«Күңелле, бәхетле мизгелләр. Яшь, матур гаиләнең иң матур чоры. Авылдашларыма Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен, заман өчен ишле гаилә»;

«И, әтисе малае булган бу. Тигезлектә яшәгез, бәйрәмнәрегез күңелле үтсен», — дип комментарийлар калдырганнар.

  • Зинира һәм Ризат Рамазановлар улларының исемен әйтте
  • Зинира Рамазанова бәби үстерә: «Малай кеше безгә бик тансык»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар