Зинира һәм Ризат Рамазановлар улларының исемен әйтте | intertat.tatar

Зинира һәм Ризат Рамазановлар улларының исемен әйтте

Җырлы гаилә Зинира һәм Ризат Рамазановларның улы туды. Бүген алар бәби табу йортыннан чыккан. Сабыйның исемен дә әйттеләр.

«Гаилә көне белән, дусларыбыз! Без дә кызлы-уллы булдык, Аллаһка шөкер! Бүген улыбыз Риязны өйгә алып кайттык. Казан перинаталь үзәгендә эшләүче барлык шәфкать туташларына, коллективка зур рәхмәтләребезне әйтәсебез килә», — дип язган алар.

Инстачылар да матур сүзләрен, котлауларын калдырганнар.