Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зинира Рамазанова бәби үстерә: «Малай кеше безгә бик тансык»

Ризатның әбисе дә малай туганга бик сөенгән. «Нәсел дәвамчыма бүләк булсын», - дип, тәрәзә куйдырам дип җыйган бөтен пенсия акчасын чыгарып биргән.

news_top_970_100
Зинира Рамазанова бәби үстерә: «Малай кеше безгә бик тансык»
Салават Камалетдинов

Җырчы Зинира һәм Ризат Рамазановларның көтеп алынган уллары туды дип язган идек. «Интертат» бәхетле әти-әнинең хәлләрен белеште. 

«Үсәбез. Безгә 40 көн булды инде. Малайлар кыз кешедән бик нык аерыла икән. Тавышы калын, чын ирләр тавышы инде. 

Малай кеше безгә кыздан соң бик тансык. Без үзебез дә гаиләдә өч кыз үстек. Апаларыбызның да кызлар. «Малай туачак», — дигәч, башта ышанып та бетмәгән идек. «Безнең нәселдә дә гел кызлар гына. Каян малай булсын», — дигән иде Ризат.  

Әгәр бәбиебез малай булмаса, Рамазановлар нәселе тукталып кала иде. Аның туганнары, әти-әниләре аеруча да көтеп алды Риязны. Ризатның әбисе, сөенеченнән, тәрәзә куйдырам дип җыйган бөтен пенсия акчасын чыгарып бирде. «Нәсел дәвамчыма бүләк булсын», — диде.  

Бик тәмле итеп үстерәбез үзен. Рияз - әни малае. 40 көнлек кенә булса да, минем кулларны аера. Ләкин төскә-биткә тач Ризат булган.

Исемен дә Ризат үзе кушты. «Р” хәрефе дә, «з» хәрефе дә булсын диде.

Иҗаттан да читләшмибез. Яңа җырлар яздырабыз, клиплар төшерергә уйлыйбыз. Сабантуйларда, мәҗлесләрдә дә чыгышлар ясыйбыз. Кайнанам һәм сеңелләребез бик нык булыша. Үзебез мәҗлесләргә киткәндә, сөтне савып, туңдырып калдырам», — дип сөйләде Зинира Рамазанова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100