Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Алсу Хисамиева турында: «Диндә икән. Ире дә бай бугай»

Инстачылар арасында элек популяр булып, хәзер сәхнәдә күренмәүче кайбер артистларның тормышы турында хәбәрдар кешеләр табылган.

news_top_970_100
Инстачылар Алсу Хисамиева турында: «Диндә икән. Ире дә бай бугай»
https://www.instagram.com/asaf_valiev_official/

Инстаграмдагы «Монда булган» аноним сораулар бирә торган татар төркемендә элек популяр булган Алсу Хисамиева һәм Зөлфия Минһаҗеваларның кая югалуы белән кызыксынганнар. «Аларны бик тә юксынабыз. Мөмкин булса, чыгарыгыз әле. Бәлки белүчеләр бардыр, җавап бирерләр», — дип язганнар. 

Чыннан да, инстачылар арасында җырчыларның тормышы турында хәбәрдар кешеләр табылган. 

«Алсу Хисамиева кияүгә чыгып бала тапкач, тазарган. Шуңа җырламый башлаган. Ире дә бай бугай», — дип язган бер белдекле инстачы. 

«Ә мин киресенчә, ниндидер кайгы кичергән һәм дин юлы буенча киткән дип укыган идем», — дигән икенчесе. 

«Чыннан да тазарган. Ләкин ул дингә киткән ди. Шуңа җырламый», — дип кушылганнар. 

«Сәхнәдә таза җырчылар күп бит. Нигә тазарган дп язасыз. Бәлки башка сәбәбе бардыр», — дип язучы да булган.

«Бер дә симермәгән. Гел шундый чибәр, матур, алсу йөзле Алсу ханым, ялгышасыз», — дип җавап биргән аларга тагын бер интернет кулланучы. 

«Алсу озын күлмәк, яулыктан йөри, Чаллыда яши», — дип, бу бәхәскә нокта куйган тагын бер бу төркемдә утыручы. 

Зөлфия Минһаҗева турында мәгълүматны аның инстаграм аккаунтыннан карап булу турында язганнар. 

«Энже дигән бер җырчы бар иде. Анысы кая икән? Чулпан Мортазина турында да беләсе килә», — дип тә кызыксынган инстачылар.

Җырчы Асаф Вәлиев үзенең төркемендә җырлап йөргән Алсу Хисамиеваның хәзер чыннан да дин юлында булуы турында сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100