Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Асаф Вәлиев Алсу Хисамиева турында: «Алсу хәзер намазда»

Җырчы Асаф Вәлиев үзенең инстаграм челтәренә Алсу Хисамиеваның 2008 елдагы чыгышын элгән.

news_top_970_100
Асаф Вәлиев Алсу Хисамиева турында: «Алсу хәзер намазда»

1990нчы елларда татар эстрадасын күзәтеп баручылар хәтерлидер: ул вакытта Алсу Хисамиева белән Асаф Вәлиев бик популярлар исемлегендә иде. Асаф Вәлиев әле бүген дә зур сәхнәләрдә күренә. Ә менә Алсу Хисамиева сәнгатьтән ераклашкан икән.

Асаф Вәлиев үзенең инстаграм челтәренә Алсуның 2008 елдагы чыгышын урнаштырып, болай дип язган: «Алсу Хисамиева минем концерт төркемемдә 1991- 1993 елларда эшләде. Аннан соң ул сирәк җырлый башлады. Бу инде 2008 ел. Алсу Хисамиева яшьләр форумында чыгыш ясый. Алсу хәзер ислам динен тота, намаз укый», — дигән ул. 

Инстачылар Алсу Хисамиеваны юксынуларын белдергәннәр: «Бик ярата идем Алсуның җырлавын», «Бик матур җырлый иде, күңелгә ятышлы», «Сезнең дуэтны бик ярата идек», — дип комментарийлар калдырганнар алар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100