Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Монда булган» аноним сораулар бирә торган татар төркеме хуҗасы үзе белән таныштырды

Инстаграм челтәрендә егерме меңгә якын язылучысы булган төркемдә бик күпләр үзләрен борчыган сорауларны бирә ала.

news_top_970_100
«Монда булган» аноним сораулар бирә торган татар төркеме хуҗасы үзе белән таныштырды
Солтан Исхаков

«Монда булган монда калсын» төркеменең администраторы Гөлназ язылучылар саны артуын хәбәр итте.

«Бу көннәрдә язылучылар саны хәйран артты, шуңа күрә үзем белән тагын бер кат таныштырыйм әле. Минем исемем Гөлназ, мин бу төркемнең администраторы. Тумышым белән Биектау районы, Зур Битаман авылыннан. Кияүдә, ике улым, бер кызым бар. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамладым (театр факультеты). Биектау районының бер авылында тату, зур гаилә булып яшәп ятабыз. Мин блогер түгел, шуңа күрә бу биттә минем шәхси тормышым чагылмый (аның өчен шәхси битем бар). Күбегез белән директта аралашабыз, дуслашып беттек диярлек. Мин сезнең белән максималь рәвештә ачык, гади, ярдәмгә килергә әзер. Төркемне яратып алып барам, сезнең дә киңәшләр бирүегез, оператив булуыгыз бик куандыра! Алга таба да бергә булыйк! Миңа сорауларыгыз булса, бу пост астында яза аласыз», — дип мөрәҗәгать иткән ул.

Төркем язылучылары Гөлназга комплиментлар яза, «матур», «бик акыллы», «итәгатьле», диләр. Бик күпләр Гөлназга рәхмәт әйтә.

  • Инстаграмда «Монда булган» төркемен алып баручы Гөлназ Мөхәммәдиева: «Гайбәт язсалар, чыгармыйм», — дип сөйләгән иде. Интертатта аның белән зур интервьюны укый аласыз.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100