Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике ел яшәгәннән соң, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова иреннән аерылган

Шагыйрә белән элекке ире аерылышуларының сәбәбен беркемгә дә әйтмәскә булганнар.

news_top_970_100
Ике ел яшәгәннән соң, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова иреннән аерылган
Солтан Исхаков

Физик мөмкинлекләре чикле шагыйрә Лилия Сәлахетдинова иреннән аерылган. Бу турыда ул инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Этап үтелде. Әгәр тормыш китабымны язсам, әлеге бүлекне нәкъ шулай атар идем. Бер үк эчтәлектәге миллион сораулар килеп өелгәнче, хәзер әйтүем яхшырак.

Әйе, ике ел матур һәм тату яшәгәннән соң, без аерылыштык. Мин Аллаһы Тәгаләгә миңа ир һәм мин хыялланырга да курыккан бала бүләк итүе өчен чиксез рәхмәтле.

Ирем миңа бик яхшы мөнәсәбәттә булды, кулларында күтәреп йөртте, янәшәмнән китмәде.

Алга таба нинди планнар? Яшәргә!

Матбугат чараларын, бу турыда сорап, борчымауларын үтенәм.

Аерылышуыбызның сәбәбен әйтмәскә сөйләштек. Безнең моңа хакыбыз бар. Бу — безнең тормыш һәм аның сәбәбен хәтта якын туганнарыбыз да белмәячәк», — дип язган шагыйрә.

Лилия Сәлахетдинова Ришат белән 2018 елда никахлашты. Ул үзенә насыйп яр табарга теләве хакында Хаҗга баргач теләве турында әйткән иде. Былтыр майда аларның сабыйлары туды, кызганыч, ул озак яши алмыйча вафат булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100