Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрә Лилия Тимергалиева-Сәләхетдинова бала табар өчен реанимобильдә Мәскәүгә китә

«Безнең өчен догада булыгыз, дуслар», - дип яза мөмкинлекләре чикле шагыйрә.

news_top_970_100
Шагыйрә Лилия Тимергалиева-Сәләхетдинова бала табар өчен реанимобильдә Мәскәүгә китә
Солтан Исхаков

Шагыйрә Лилия Тимергалиева-Сәләхетдинова бала табар өчен реанимобильдә Мәскәүгә китә. Лилия Сәләхетдинованың бала көтүен хәбәр иткән идек.

«Менә безне: «Авырлы булуны туктатырга кирәк», — дип куркыту белән тулган авыр айлар артта калды. Бу сүзләр хөкем, язмыш һәм билгесезлек кебек яңгырыйлар иде.

Хәзер дә, реанимобильдә Мәскәүгә юл тотканда, ирем белән җиңел юл сайламаганыбызны аңлыйм. Без язмыш дәвамында җиңел юл сайламый идек.

Иремнең нәкъ менә мине язмышының юлдашы итеп сайлавы да өстә әйтелгәннәргә дәлил.

Курку хисенә карамыйча, без язмышны сайладык, һәм мин бер дә үкенмим, чөнки бу — искиткеч. Хәзерге мизгелдә бала сау-сәламәт. Бу бәхет түгелме соң?!

Тагын бераз гына калды, һәм, ИншАллаһ, яңа елмаюны күрәчәкбез, яңа елауны ишетәчәкбез, әти һәм әни булу мизгелләрен тоячакбыз. Аллаһ теләсә!

Безнең өчен догада булыгыз, дуслар. Сезнең ихлас догаларыгыз безгә бик нык кирәк.

Без бар нәрсәнең дә бары тик яхшыга булуына ышанабыз», — дип язган үзенең аккаунтында Лилия Тимергалиева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100