Шагыйрә Лилия Тимергалиеваның улы җиде ай диярлек срокта дөньяга килгән
Лилия Тимергалиеваның (Сәлахетдинова) кичә якты дөньяга аваз салган баласы җиде айлык диярлек срокта туган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов хәбәр итте.
Лилия бала табарга Мәскәүгә реанимобильдә 7 майда киткән иде. Кичә аның ир бала табуы хакында хәбәр иттек.
«Бүген әле хәбәр бирмәделәр, көтәбез. Улы җитлекми тугач, хастаханәдә берәр ай ятачаклар инде. Бала җиде айлык диярлек булып туган», — диде Илдар хәзрәт.
Лилия баланы үзе күргәнме-юкмы, хәзрәт анысын төгәл әйтә алмады.