Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бордельдәге биючемени» — Римма Никитинаның мәҗлестәге чыгышларын гаеплиләр

Җырчы мәҗлесләрдә һинд кызлары киеме - саридан чыгыш ясый, ә җыр ахырында сарины салып атып, топ һәм лосинадан кала.

news_top_970_100
«Бордельдәге биючемени» — Римма Никитинаның мәҗлестәге чыгышларын гаеплиләр
Михаил Захаров

Җырчы Римма Никитина төрле мәҗесләрдәге чыгышларын инстаграмга урнаштырып бара.

«Һинд попуррие» аеруча җылы кабул ителә», — дип яза ул. Римма аны махсус һинд кызлары киеме — сарига уралып башлый да, ахырдан сарины сүтеп җибәрә һәм чыгышын кыска топ һәм сыланып тора торган лосина белән генә дәвам итә. Мәҗлеснең кызмача кунаклары, аеруча өлкән яшьтәге ир-атлар, бу күренештән гел хушсыз кала. Җырчының үз сүзләре белән әйткәндә, бу «позитив кунаклар» Риммага сыланып диярлек бииләр, берсе хәтта сарины салдырырга да булыша.

Римма Никитинаның хейтерлары күп. Бу видеолар алар өчен иң «тәмле азык» булган. Никитинаны тәртипсезлектә, ояты булмауда, ир-атларны аздырып йөрүдә тәнкыйтьләгәннәр.

«Коточкыч, нигә килешмәгәнне кыланасың?»;

«Бордельдә акчага биегән кебек бу. Мондый киемне дискотекада, яшьләр җыелган урыннарда гына кияргә була. Өлкәннәр булган гаилә бәйрәмнәрендә болай җырлау сезнең тәрбиясезлекне күрсәтә. Иркә, Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Илмира Нәгыймовадан үрнәк алыгыз. Сездән яшьрәк Гөлназ Асаева да болай ачык итеп киенми»;

«Аңлыйм, сиңа яшәргә кирәк, сүз дә юк. Әмма яшәргә кирәк дип, олы кеше алдына ыштан белән топиктан чыкмыйлар»;

«Уф, үләм, әле татарча җырлаган була бит. Чәрелдәп акча эшли»;

«Үлеш бит бу. Җырчысы да, биюче ир-атлары да. Орангутанглар көтүе»;

«Бу ир-атларның хатын-кыз күргәннәре юкмы әллә? Маймыллар кебек кыланалар»;

«Шушы симез, исерек бабайлар арасында чыгыш ясарга курыкмыйсыңмы? Орангутанглар көтүе кебек сикеренәләр. Сине капшар өчен, әйләндереп алалар. Болай йөргәнче берәр авыл сәхнәсеннән җырласаң иде. Читтән бу коточкыч күренә», — дип яза инстачылар.

  • «Кыланмышларың оятсыз һәм көлке» — Римма Никитина нәрсә эшләгән?
  • Римма Никитина Гөлназ Асаеваның «Саф булып кияүгә чыгарга кирәк» дигәненә җавап бирде
  • Римма Никитина: «Мин йөргән егетләрем белән генә йокладым»
  • «Бөтен илгә танылып, шәрә йөрисез» — Римма Никитинаны җиңел акыллы булуда гаеплиләр


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100