Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кыланмышларың оятсыз һәм көлке» — Римма Никитина нәрсә эшләгән?

Хейтерлары җырчының чыгышлары әдәпсез булу турында яза. Берсе Риммага эшен алыштырырга тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Кыланмышларың оятсыз һәм көлке» — Римма Никитина нәрсә эшләгән?
Михаил Захаров

Римма Никитинаны хейтерлары бии, җырлый һәм зәвыклы итеп киенә белмәүдә гаеплиләр. Ләкин җырчы төшенкелеккә бирелми, алга баруын һәм киләчәккә яңа планнар коруын дәвам итә. Бу хакта инстаграмда үзе язган.

Римма татар эстрадасы белән генә чикләнмичә, үзен яңа өлкәдә дә сынап карарга җыена. «Бик тиздән яңалык белерсез», — дигән ул.

Әлеге пост хейтерлардан яңа комментарийлар җыйган.

«Синең кыланмышларың оятсыз гына түгел, көлке дә әле. Шулай да миңа ошый»;

«Чыгыш ясаганда аяк киемнәреңне тотып атып, өлкән яшьтәге ир-атларны башыннан сыйпап йөрүеңне туктатсаң, барысы да әйбәт булачак. Чыннан да, чыгышларың бик әдәпсез, кыланмышларың ямьсез күренә. Уңышлар сиңа, максатларыңа ирешергә язсын»;

«Үләм, моны бушка тыңлыйлармы икән, акча түләпме…»;

«Моңның әсәре дә юк бит инде үзендә», — дигәннәр.

Әлеге комментарийларны Римма җавапсыз калдырган. «Булдыра алмыйсың, кеше көлдереп йөрмә, икенче эш эзлә дип, әниең, туганнарың әйтмиме?» — дигән сорауга гына җавап кайтарган.

«Әйтмиләр шул. Мескен сез, мин сезне кызганам. Эшегез юк. Минем инстаграмда чукынып утырганчы, үзегезне һәм нервыларыгызны тәртипкә китерегез», — дигән җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100