«Бөтен илгә танылып, шәрә йөрисез» - Римма Никитинаны җиңел акыллы булуда гаеплиләр

Җырчы Римма Никитина Сочида ял итә. Кызыклы фото, видеолары белән бүлешә ул.

 «Суга Афродита сыман матур, нәфис, кычкырмыйча керергә уйлаган идем. Тик барып чыкмады. Шуңа да карамастан, мин тормышта яндырып, рәхәтләнеп яшим. Кешеләргә позитив өләшәм. Ничек бар - шулай, фильтрларсыз. Минем кадерлеләрем, яратам сезне. Сочидан кайнар сәламнәр җибәрәм», — дип язган җырчы.

Бер төркем инстачылар ризасызлык белдергәннәр.

«Карарга да кызык түгел инде», «Менә сиңа артистлар», «Уф, ахырзаман хикмәтләредер инде бу», «Киенеп тормагыз инде, мондый кыяфәттә бөтен илгә танылып, шәрә генә йөрегез. Сиңа хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә җиңел акыллы дип карап утыра», «Милләтегез буенча кем соң сез? Шундый көчле акцент», «Һаман шул бер йөзү костюмы, алыштырып булмыймы?» — дип ачуланганнар алар җырчыны.

«Иң ягымлысы», «Ут», «Афәрин, хәленнән килә. Нигә шәрә булсын ул? Сез суга кием белән керәсезме әллә? Ул утта янмый, суда батмый», — дип җырчының әлеге кыланмышларын яклаучылар да табылган.