Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Абсурд театры»: Элвин Грей Татарстанда концертлары туктатылуның сәбәбен аңлатты

Артист Роспотребнадзор хезмәте белән килеп чыккан хәл турында язган.

news_top_970_100
«Абсурд театры»: Элвин Грей Татарстанда концертлары туктатылуның сәбәбен аңлатты
Рамил Гали

Элвин Грей үзенең Инстаграм сәхифәсендә 2021 елда Татарстанда концертлары булмаячагын язган иде. Тыңлаучылардан һәм ике республика массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан сораулар күп булгач, ул аңлатма язган. Язмасын ул «абсурд театры», дип башлаган.

«Сүзне өйдән чыгарасы килмәгән иде, тик соңыннан уйдырмалар укымас өчен, ничек бар шулай язам.

Мин инде язган идем. 2020 елның март аенда, чикләүләр кертүгә бер ай алдан, якын иптәшемнең туган көненә Казаннан Мәскәүгә очкан идем. Роспотребнадзордан штраф килгәч, шаккаттым. Имеш, мин Казанга чит илдән кайтканмын. Бу факт мине гаҗәпләндерде. Татарстанның күзәтүчәнлек хезмәте өчен Мәскәү «чит ил» икән. Мин судка бирдем һәм җиңдем.

Бу орган җиңелү белән чикләнмәде, бөтен Татарстан буйлап минем һәм командам артыннан йөрде. Без барлык чикләүләрне үтәсәк тә, концертлар үткәргән вакытта күп проблемалар булды. Орган үзенә бирелгән вәкаләт чикләрендә түгел, ә өстәге кемнеңдер күрсәтмәсе буенча эшли, дигән фикер туды. Казанда «Ч» вакыты җитте. Берничә тапкыр күчерелгән концертта барлык чаралар да үтәлгән иде.

Икенче көнне шикле эчтәлекле мәкалә чыга (беркем дә аккредитация үтмәгән иде). Анда барысы да контексттан алынган һәм тискәрегә әйләнгән. Мәкалә судка бирелде. Суд, безнең юристның дәлилләрен тыңлап тормыйча, көтелгән карарны чыгарды. Мине шаккатырган һәм чыгырымнан чыгарган хәл бу түгел иде.

Утырышта катнашкан күзәтү органы вәкиле монологы шок хәлендә калдырды. Имеш, мин Татарстан буйлап махсус йөргәнмен һәм «татар балаларын Covid-19 белән үтергәнмен». Утырыштан соң бер айдан артык вакыт үтте, карар әле дә кабул ителмәгән, ул булырмы икән — билгесез. Судья кискен генә отпускка китте, без апелляция бирә алмыйбыз. Пәрдә.

Шул хәлләрдән соң, мин Татарстан Республикасында бөтен концертларны туктату турында карар кабул иттем. Әйтегезче, мин закон «бозган» бер генә шундый «дурак»мы? Миңа кадәр узган 600 концерт тел тидермәслек идеме? Бөтен кеше дә дистанцияне саклап, маскадан утырдымы? Әллә без ике төрле стандартлар белән эш итәбезме? Миңа мәгълүм булганча, Татарстанның суд практикасында бу эш бердәнбер булган.

P.S.: Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары бу хәлне ике республика арасындагы «салкын сугыш» башы кебек күрсәтергә тели. Мин өметегезне өзәргә тиешмен. Сугыш булмаячак. Күптән түгел генә Башкортстанда татар җырчысы Иркәнең концерты булды. Башкортстан Республикасы җитәкчесенең мәдәният буенча киңәшчесе буларак, минем исемгә Данир Сабировтан хат килде. Ул концерт үткәрүдә ярдәм итүне сорый. Ярдәм күрсәтеләчәк. Мәдәният йорты директоры тарафыннан артист өчен кулай дата сайлана. Мин коллегаларыма теләсә нинди сорауларны хәл итүдә ярдәм күрсәтергә әзер. Пандемия вакытындагы саклык чараларының артистлар графигына үз төзәтмәләрен кертүне аңлыйм.

Аңлавыгызга ышанам», — дип язган артист.

«Илсөя Бәдретдинова концертында тәртипсезлек иде. Концерт Радикныкына кадәр булды. Зал 90 процентка тулган иде. Шуның өчен, хөрмәтле органнар, бертөрле мөнәсәбәттә булуыгызны сорыйбыз», — дип язган бер инстачы.

«Кемнеңдер юлын аркылы чыккансың», — диючеләр дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100