Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев исән-сау килеш армиягә киткәндәге һәм фаҗигадән соңгы фотосын күрсәтте

Яп-яшь Рөстәм үз аякларында басып тора, алар сөйгән кызы белән кочаклашкан, аннары карусельдә Рөстәм ябыгып беткән һәм креслода утыра.

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев исән-сау килеш армиягә киткәндәге һәм фаҗигадән соңгы фотосын күрсәтте
https://www.instagram.com/rustam_nabiev92

Блогер Рөстәм Нәбиев, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, инстаграмдагы архив фотоларын күрсәтте. Егет армиягә китеп бара, аны сөйгән кызы озата, алар кочаклашкан. Аннары Рөстәм фаҗигадән соң ике аяксыз калгач төшкән фото куелган. Рөстәм ябыгып беткән, алдында җәймә, аяклар юк инде.

Рөстәм Нәбиев Омскида казарма ишелгәч, ике аяксыз калды.

«Мин һәрвакыт илемнең патриоты булдым, мин беркайчан да армиядән котылып калу турында уйламадым. Әйе, хәзер армия башка, ләкин мин бу мәктәпне узарга теләдем.

2015 елның 24 июнендә мине армиягә алдылар. Мин үзем теләгәнчә, Омскига ВДВга эләктем. Әйе, үзем шунда алуларын сорадым.

Мин 18 көн генә хезмәт итеп калдым. Ләкин Ватаныма бурычымны бирдем, тулысынча дип саныйм.

Дәүләт, министрлык тарафыннан битарафлык һәм ришвәтчелек булуга карамастан, тагын ни дә булса килеп чыкса, мин илемне сакларга басачакмын. Хәтта ике аяксыз килеш тә. Чөнки бу илдә минем гаиләм, минем балаларым, минем өем», — ди ул.

  • Омскида казарма ишелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев кабат әти булачагын хәбәр итте
  • Рөстәм Нәбиев кулларында Эльбрус тавына күтәрелә
  • Рөстәм Нәбиев әнисен кем үтергәнен әйтте
  • Рөстәм Нәбиев: «Өченче балабызны Майамида табу хакында уйларбыз»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100