Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев: «Өченче балабызны Майамида табу хакында уйларбыз»

Популяр блогер, Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев хәзерге вакытта Америка Кушма Штатларында. Ул үзенең фикерләрен Инстаграм битендә җиткереп тора.

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев: «Өченче балабызны Майамида табу  хакында уйларбыз»
Рөстәм Нәбиевның Инстаграм аккаунтыннан

«Майами мине гаҗәпләндерде һәм миңа монда бик ошый. Җәй көне тормыш иптәшемне бирегә алып киләчәкмен. Бөтен гаиләбез белән Майамига килү, кышны монда үткәрү хакында да уйларбыз», — дип язган ул.

«Рөстәм, син нәрсә уйлыйсың? Үз илеңнең партиоты бит син?» — дип аптыраган бер инстачы.

«Үз илеңне Америкада да яратып була», — дип өстәгән башкасы.

«Патриотизм белән идиотизмны бутамагыз. Чит илләрдә мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә бик әйбәт караш. Бездә бордюрларны да әйбәтләп эшләп бетерә алмыйлар. Ә аларга бирелгән акча — күз яшьләре», — дип ачынып язган берсе.

 «Сүз бөтенләйгә күчеп китү хакында түгел, иптәшләр. Мин бит уйларбыз дип яздым. Гаиләбез белән кышны монда уздыру, өченче балабызны биредә табу хакында уйларбыз. Вариантлар бик күп», — дип ачыклык керткән Рөстәм Нәбиев.

«Америка Кушма Штатларында яшәү һәм ял итеп кайту — икесе ике төрле нәрсә. Бигрәк җиңел уйлыйсыз. Биредә яшим, барысы да яхшы, тик бу нәрсә бик җиңел генә бирелми. Америкада бала табу да бик кыйбатка төшә, гринкарт алу өчен дә бик күп тир түгәргә кирәк», «Без дә АКШта һәм Канадада бәби таптык. Бу бик зур тәҗрибә һәм иң рәхәт хатирәләр. Бәби табу бәйрәм сыман булды. Минем ирем шулай теләде һәм барысы да югары дәрәҗәдә узды. Сезнең дә килеп чыгачак», «Афәрин, Рөстәм! Барлык хыялларыгыз чынга ашсын!» — дип язалар Рөстәм Нәбиевка виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100