Рөстәм Нәбиев кулларында Эльбрус тавына күтәрелә
Рөстәмнең кулларында Эльбруска күтәрелүен экстремаль шартларда исән калу буенча белгеч Эд Хәлилов видеога төшергән.
Паралимпияче, блогер, Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев Европаның иң югары ноктасы — Эльбрус тавына менә.
Рөстәмнең кулларында Эльбруска күтәрелүен экстремаль шартларда исән калу буенча белгеч Эд Хәлилов видеога төшергән.
«Бүген Европаның иң биек тавын яуларга җыенучы Рөстәм Нәбиевне очраттык. Егет кулларында Эльбруска күтәрелә. Безнең мондый батырлыкны күргәнебез юк иде әле. Төркемебез, һава торышы начарлану сәбәпле, бераз хәлсезләнде. Ләкин аяксыз килеш тауга күтәрелүче егетне күргәч, безнең бөтен проблемаларыбыз да бик вак булып күренделәр. Бу көчле, авырлыклар алдында сынмаучы егеткә уңышлар телим. Үрне исән-имин яулап төшсен», — дип язган Эд Хәлилов инстаграмдагы аккаунтында.
Рөстәм үзе дә инстаграм сәхифәсендә сәяхәте турында сөйләп, фотолар урнаштырып бара. Егеткә, максатына ирешү өчен, тагын 6 километр ара үтәсе бар. «Кислород күләме бик түбән булу сәбәпле, әлеге 6 километрның иң авыры булачагын аңлыйм. Ләкин мин бу экспедициягә әзер. Барысы да яхшы булачак», — дип яза ул.