Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев машинасын ничек йөртә? - видео

Рөстәм ак, зур «Мерседес» машинасында йөри.

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев машинасын ничек йөртә? - видео

Паралимпияче, блогер Рөстәм Нәбиев армиядә казарма ишелгәч, ике аяксыз калган. Хәзер ул актив тормыш алып бара, хатыны һәм ике баласы бар, төрле тамашаларда төшә, Эльбрус тавына кадәр менде. Рөстәм ак төстәге зур «Мерседес» машинасы белән дә үзе идарә итә. Ул автомобильне ничек йөртүе турында инстаграмдагы сәхифәсендә сөйләде.

Башта ул коляскасына утырып, машина багажнигы янына бара. Багажникны ача һәм үзе шунда менеп утыра. Аннары Рөстәм коляскасын да багажникка алып менә.

Аннары ул урындыклары арасыннан чыгып кына машина йөртүче урынына утыра. Иминлек каешын эләктерә.

Рөстәм машинаның газ-тормозын кул белән идарә итә. Машина махсус шулай ясалган. Уң якта рычаг бар, ул газ-тормоз педальләренә тоташтырылган. Рычагны алга этсәң, машина туктый, артка тартсаң - хәрәкәт итә.

Рөстәм Нәбиев исән-сау килеш армиягә киткәндәге һәм фаҗигадән соңгы фотосын күрсәтте

Рөстәм Нәбиев тапшырулар алып баручы Юлия Барановскаяны елаткан

Рөстәм Нәбиев әнисен кем үтергәнен әйтте


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100