Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев тапшырулар алып баручы Юлия Барановскаяны елаткан

Блогер Беренче каналда «Мужское/Женское» тапшыруында катнашкан.

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев тапшырулар алып баручы Юлия Барановскаяны елаткан
https://www.instagram.com/rustam_nabiev92/

Башкортстан блогеры, паралимпияче Рөстәм Нәбиев беренче каналдагы «Мужское/Женское» тапшыруында катнашкан. Рөстәмне күреп, тапшыруның алып баручылары Юлия Барановская белән Александр Гордон күз яшләрен тыеп тора алмаган.

«Әлбәттә, бу минем өчен казаныш түгел, әмма мин бик шат. Миңа игътибар иткәннәр икән, димәк, дөрес юнәлештә барам. Шулай ук Юлия Барановская белән танышуыма бик шатмын», — дип яза блогер. Юлия Барановская Рөстәм турында репортаж карагач: «Сине кочаклау өчен эфир дәвамында көчкә түзеп тордым», — дип әйткән.

«Ә нигә бу синең өчен казаныш түгел?» — дип сораган бер инстачы Рөстәмнән. «Чөнки ул инде Путин белән аралашты, аяксыз килеш Эльбруска менде. Менә шулар казаныш», — дип җавап биргәннәр Рөстәм урынына башка инстачылар.

Халык тапшыруның кайчан күрсәтеләчәге белән кызыксынган. «Әлегә билгеле түгел. Вакытын белгәч, хәбәр итәрмен», — дип яза ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100