Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин туеның кайчан булачагын әйтте

Җырчы инстадусларына киләсе елга өйләнергә вәгъдә бирә.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин туеның кайчан булачагын әйтте
Салават Камалетдинов

Элвин Грейның туенда кияү чәчәге тотканнан соң җырчы Ришат Төхвәтуллинга инстадусларыннан бик күп сораулар килә башлаган. Бу хакта җырчы үзе сторисларында сөйли.

«Туйларны гөрләтеп уздырып җибәрдек. Хәзер инде синең туең кайчан дип сорыйлар. Озак көтәсе түгел, дуслар. Ул яклап та калышмабыз. Исән-сау булыйк», — дигән ул. Сторисларында Ришат текст белән туеның 2022 елда булачагы турында язып куйган. «Вәгъдә бирәм», — дип тә өстәгән.

Ришат Төхвәтуллин үзенең шәхси тормышын тамашачысыннан оста яшерә. Халык җырчыны төркемендәге җырчы Алия Карачурина белән очраша дип уйлый. Алар парлы мәҗлесләргә, бәйрәмнәргә һәрвакыт бергәләп йөриләр.

Алия Карачуринадан Ришат белән мөнәсәбәтләре турында сорагач, ул: «Беләсегез килсә, Ришатның үзеннән сорагыз. Вакыты җиткәч, барысы да билгеле булачак», — дип җавап биргән иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100