Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин Элвин Грейның туенда кияү чәчәге тоткан

Парлы мәҗлесләргә Алия Карачурина белән бергәләп йөрсәләр дә, Ришат инстаграмда Алия белән бергә булуын күрсәтми.

news_top_970_100
 Ришат Төхвәтуллин Элвин Грейның туенда кияү чәчәге тоткан
https://www.instagram.com/rishat_thv/

Җырчы Ришат Төхвәтуллин Элвин Грейның туенда кияү чәчәге тоткан. Әллә никадәр буйдак егет арасыннан Ришат сикереп диярлек, чәчәкне тотып ала, әллә бик каты өйләнәсе килә инде.

Иң кызыгы — бу мизгелләрне үзенең сторисына Ришат түгел, ә Алия Карачурина урнаштырган. Билгеле булганча, Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина барлык парлы мәҗлесләргә дә бергә йөриләр. Күптән түгел аларны Әнвәр Нургалиевның хатыны Иринаның туган көнендә бергә күргән идек. Элвин Грей белән Инзиләнең Уфада узган туена да алар бергәләп килгәннәр. Һәрвакыттагыча, туйда Ришатның да, Алиянең дә булуы башка артистларның сторисларыннан күренә. Ришат Алиянең сторисларында да күренгәләп китә, ә менә үзе Алия белән бер генә фото, видео да урнаштырмый.

Алия Карачуринадан Ришат белән мөнәсәбәтләре турында сорагач, ул серле генә итеп: «Ул хакта Ришаттан сорагыз», — дип җавап биргән иде.

Инстадуслары исә һаман яшьләрнең туй көннәрен күрергә өметләнә. «Ришат, Алия белән сезнең туйны көтәбез», «Алия, күлмәгең бик матур. Хәзер сезнең чират инде», -дип комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100