Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Карачурина: «Шәхси тормышыбыз турында Ришаттан сорагыз»

Җырчы Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачуринаны иҗат кына бәйлиме, әллә инде алар очрашамы? Шул хакта тулырак белергә теләп, «Интертат» Алиянең үзенә шалтыратты.

news_top_970_100
Алия Карачурина: «Шәхси тормышыбыз турында Ришаттан сорагыз»
Салават Камалетдинов

Соңгы вакытта инстаграмда Ришат белән Алия Карачуринаның үзара якын мөнәсәбәтләре игътибарны җәлеп итә. Сабантуйларга вертолетта бергәләп очалар, табигатьтә йөргәннәре күренә. Ришатның гаиләсе җыелган бәйрәмнәрдә дә һәрвакыт диярлек Алияне очратырга мөмкин.

Ришат белән Алияне иҗат бәйлиме, әллә инде мөнәсәбәтләре дуслыктан ары узганмы? Бу хакта күбрәк белергә теләп, без Алиянең үзенә шалтыраттык. «Сез очрашасызмы?» дигән сорауга төгәл җавап бирмәсә дә, «Юк, без йөрмибез», — дип кире дә какмады ул.

«Шәхси тормыш турындагы сорауларга җавап бирмим инде мин. Сөйлисем килсә, инстаграмга куйган булыр идем. Ришаттан сорагыз, инстаграмына языгыз. Вакыты җиткәч, барысын да беләчәксез», — диде Алия.

  • Инстачылар Ришат Төхвәтуллинга: «Нәрсә көтәсең? Бүген тәкъдим яса инде»
  • Алия Карачурина бала тотып төшкән: «Ришат, качып кына бәби үстереп ятасыз мәллә?»
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100