Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева Вилли турында сөйли: «Барысы да безнең мөнәсәбәтләргә каршы иде»

Җырчы Гөлназ Асаева ире Вильдан Шәмсетдинов белән аралаша башлау тарихын инстадусларына сөйләгән.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева Вилли турында сөйли: «Барысы да безнең мөнәсәбәтләргә каршы иде»
https://www.instagram.com/asaeva_official/

Гөлназ Асаева ире Вильдан Шәмсетдинов белән ничек аралаша башлавы турында инстаграмга язган. Әлеге тарихның дәвамын сөйләргә дә сүз биргән.

«Барысы да безнең мөнәсәбәтләргә каршы иде…

Дөресен әйтәм, үземне кайчан да булса Виллигә кияүгә чыгармын дип уйламаган идем. Мин Виллины иҗат юлын башлап килүче җырчы буларак күзәттем, инстаграмда туры эфирларын, сторизларын карап бардым. Кайбер җырларын тыңлап, елмая идем.

Беренче тапкыр без аның белән Илназ Гарипов концертында очраштык. Ул анда бер кыз белән килде, мин дә ул вакытта башка берәү белән мөнәсәбәтләрдә идем. Аралаштык, көлештек тә бетте.

2-3 айдан соң Казанда минем 20 яшьлек юбилеемны бәйрәм иткәндә Виллидан котлау хаты килеп төште. Мин нигәдер бик шатландым һәм аны үземнең концертыма чакырдым. Соңыннан исә килмәсә ярар иде дип теләп йөрдем, чөнки бөтен билетлар сатылып беткән, аны утыртыр урыным да юк иде.

Ә ул килде, миңа чәчәк бәйләме бүләк итте. Ә мин, примадонна, рәхмәт әйттем дә, аның турында оныттым.

Вилли концерт беткәч тагын бер тапкыр килеп котлады һәм кайтып китте.

Алга таба нәрсә булуы кызыкмы? Сөйлимме?» — дип сораган Гөлназ инстадусларыннан.

Җырчыларның виртуаль дусларын әлеге тема бик кызыксындырган. Күпчелек яшьләрне пар килмәгән дип саный.

«Гөлназ һәм Ришат Төхвәтуллин. Менә сез икегез бик матур күренер идегез. Ә болай бәхет инде сезгә»;

«Мин әлегә алар арасында мәхәббәт күрмим. Очкын юк. Күзәтеп барам»;

«Гөлназ, сез бергә озак була алмаячаксыз. Сез пар түгел»;

«Асаева Вилли белән йөри икән дигәч, мин ышанмаган идем. Асаевамы?! Булмас, мин әйтәм. Ул бик чибәр, горур. Аның артыннан бик бай җырчылар йөри дип әйтәләр бит. Ә Вилли ул бик яшь, малай сыман гына, яңа сәхнәгә менеп барган җырчы иде бит, Элвин Грейның күчермәсе диләр иде ул вакытларда. Ярар, кавышкансыз, бәхетле булыгыз. Күңеле белән әйбәт, акыллы кешедер, иң мөһиме мәхәббәт, хөрмәт! Калганы яши-яши була», — дигәннәр.

Араларында Виллины кызганучылар да бар.

«Бер яхшыга бер яман диләр бит. Ходай шулай насыйп иткән инде, холкыңа түзәрлек кешене җибәргән. Түземлек, сабырлык бирсен инде аңа», — дигәннәр.

Инстачылар фотода Виллиның оялып, Гөлназ янында кыяр-кыймас кына басып торуына игътибар иткән. «Куркып кына кочаклаган», — дип язганнар.

  • Гөлназ Асаева җырчы Вилдан Шәмсетдинов белән никах укыткан
  • Гөлназ Асаева: «Мин шок халәтендә»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100