Җырчы Гөлназ Асаевага ире Вилдан Шәмсетдинов (Вилли) кызыл төстәге «Киа Стингер» машинасы бүләк иткән. «Рәхмәт, яратканым, мин шокта», — дип яза ул инстаграмда.
Әлеге машинаны бәясе 2,5 миллионнан башлана. Халыкны Вилли шул хәтле акчаны ничек таба икән дип аптыраган. «Нинди акчага? Миллионермы әллә ул?», «Фатир алырга иде инде», «Косметика сатып эшлиме икән шул хәтле акчаны», — дип язганнар. «Нәрсә кыланырга белмиләр», — дигәннәр.
«Шәп, менә моны аңлыйм, ичмасам. Хатынын яраткан ир шундый булырга тиеш», «Булдырган, Вилли», «Гөлназ, синең өчен чын күңелдән шатбыз», «Стингер, Гөлназ куарга ярата шул ул», — дип язучылар да булган.
Телеграм каналлар исә Вилли белән Гөлназны «сетевой маркетинг» та эшләгәне өчен тәнкыйтьли. «Ә аларның челтәрендәге калган кешеләр шундый машина алырлык акчага ияме?» дип язалар.