Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәби көтәләрме?» — Гөлназ Асаева инстадусларына зур сөенечен әйтергә җыена

Әллә җырчының ире Вилдан Шәмсетдинов Элвин Грей төркеменә кире кайтамы?

news_top_970_100
«Бәби көтәләрме?» — Гөлназ Асаева инстадусларына зур сөенечен әйтергә җыена
Салават Камалетдинов

Гөлназ Асаева инстадусларына яңалык әйтергә җыена. Җырчы Уфадан Казанга кайтышлый сторис төшергән. «Бу көннәрдә сезнең белән аралашырга вакыт булмады. Эш бик күп булды. Без Казанга кайтып барабыз, тиздән өйдә булачакбыз. Безнең сезгә әйтерлек бик сөенечле яңалыкларыбыз бар. Бу көннәрдә пост беләнме, видео беләнме, сезгә аны күрсәтербез», — ди ул инстадусларына.

Бу яңалык Гөлназ Асаеваның шәхси тормышы белән бәйле булырга мөмкин. Инстачылар инде күптән җырчыны декрет ялына китәргә вакыт булуы турында искәртә.

Яңалыкның Асаеваның ире Вилдан Шәмсетдиновның (Вилли) Элвин Грей төркеменә кире кайтуы турында булуы да бар. Узган ел Элвин Грей Виллины, пирамида төзеп, кешеләрне алдауда гаепләгән иде. Элвин Грей җырчының төркемнән куылуы турында язды. Ул вакытта Гөлназ Элвин Грейга: «Этләр белән эт буласыбыз килми», - дип инстаграм аша җавап бирде.

Соңгы вакытта яшьләрнең аралары җайланды кебек. Социаль челтәрләрдә Асаева белән Элвин Грейның уртак фотолары еш күренә. Ике җырчы Лина Гарифуллина белән берлектә Уфадагы «Яңа моң» проектында жюрилык итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100