Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов: «Ильмирага да, миңа да бик авыр...»

«Эчкән вакытларым булгандыр, беребез дә фәрештә түгел», — ди Руслан

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов: «Ильмирага да, миңа да бик авыр...»
Александр Эшкинин

Ильмира Нәгыймова бүген Русланны кичерүе турында пост урнаштырган иде. Руслан Кираметдинов та «Интертат» хәбәрчесенә Ильмираны гафу итүен, үзенә бик авыр икәнлеген әйтте.

«Төрле тузга язмаган әйберләр язса да, мин Ильмираны кичердем. Нәрсә әйтим, кул күтәрү минем канда юк. Булгандыр минем дә эчкән вакытлар. Әмма атналар, еллар буе түгел бит. Бер кеше дә фәрештә түгел.

Вакыт үз эшен эшләр, иншә Аллаһ. Мин беләм, аңа да, миңа да бик авыр. Ул да шул сүзләрне халыкка чыгарганына кайгыра. Мин дә үземчә кайгырам. Шуңа күрә безгә комментарийлар язучыларга «тәнкыйтьләргә ашыкмагыз, үзегезнең дә безнең урында калуыгыз бар» дип әйтәсем килә. Көнчеләр, араларны өзәргә торучылар да бик күп. Исәнлек-саулык булса, бар да үз урынына кайтыр. Ә мине бу… Ильмираны хурлап комментарий язучыларга сәламәтлек телим», — диде ул.

Руслан Кираметдинов инстаграмга хатыны һәм балалары белән төшкән фотоларын урнаштырган. Салават Фәтхетдинов репертуарыннан «Әти җитми җанга» дигән җырдан өзек тә куйган.

  • Ильмира Нәгыймова ире белән аерылышуның сәбәпләрен күрсәтә — видео


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100