Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Мин Русланны кичердем»

Җырчы иренең балалары белән аралашуын тели.

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «Мин Русланны кичердем»
https://www.instagram.com/ilmira.nagimova/

Җырчы Ильмира Нәгыймова инстаграмга яңа пост урнаштырган.

«Бу пост белән нокта куясым килә!

Нәрсә генә укымадым инде… Иң кызыгы: кайбер хатын кызлар миңа директка «Син молодец…» дип язалар, ә икенче аккаунтларда шулар ук бетереп ташлыйлар. Ярар, мин моңа әзерләнгән идем инде. Нәрсә дип әйтәсем килә. Үземне карыйм hәм караячакмын. Керфекме, иренме, спортзалмы, ул минем эш…

Русланны мин күңелемдә кичердем, әмма кире кайтулар булмаячак! Бәхет һәм балалар белән аралашуын гына телим!

Ирне ир иткән дә хатын,

Хур иткән дә хатын, диләрме?..

Хатын кызны гөл иткән дә,

Көл иткән дә ир-ат, югыйсә.

Тәрбияләп, назлап торсаң гына

Бакчаларда матур гөл үсә.

Онытмасын шуны ир-егетләр,

Хатын-кыз ул нәфис гөлчәчәк.

Иркәләсәң, сөеп эндәшсәң,

Кадереңне синең беләчәк!

Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетсәң,

Йөрәкләре калыр көлләргә!

Онытмагыз, җылы, наз кирәк,

Гел игътибар кирәк гөлләргә!

Ирем, диеп, көчле терәгем,

Без дәшәргә әзер һәрвакыт.

Дөрестән дә терәк булсагыз.

Гаилә өчен һәрчак җан атып,

Сагышларны куып таратып,

Яшәсәгез безне яратып!» — дип, Гөләрә Шәрипованың сүзләре белән тәмамлаган ул постын.

Җырчы постка үзенең элекке фотосын урнаштырган. Инде 2020 елның ноябрендә үк инстадусларының «Нигә балдак кимисез?» дигән соравына, ул: «Сәбәпләре бар…» дип җавап язган булган.

Җырчы ире белән аерылышуы турында инстаграмда хәбәр иткән иде. Ильмира Нәгыймова ире белән аерылышуның сәбәпләрен дә күрсәтте. "Руслан эчсә, шайтанга әверелә", - дип сөйләде ул. Руслан исә әлеге фактларны кире кагып, "Интертат"ка интервью бирде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100