Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей Татарстанда планлаштырган концертлары булмаячагын белдерде

Җырчы сәбәпнең үзендә булмавын язган, әмма башка төрле фикерләр дә бар.

news_top_970_100
Элвин Грей Татарстанда планлаштырган концертлары булмаячагын белдерде

2021 елда Элвин Грейның Татарстанда концертлары булмаячак. Җырчы бу хакта Инстаграмга язган. «Сәбәп бездә һәм сездә түгел. Без сезнең белән очрашырбыз, әмма соңрак», — дип язган җырчы.

«Аңлавыгызга ышанам», - дип яза Элвин Грей.

Шул ук вакытта якын арада җырчының Башкортстанда, Удмуртиядә, Марий Эл, Чувашия, ХМАО, Мәскәү өлкәсе, Үзәк Россия шәһәрләрендә, Украина, Казахстан, Германия, Төркиядә булачак икәне әйтелгән.

Интернетта күптән түгел генә Татарстан җырчыларына Башкортстанга юл ябылганлыгы хакында хәбәр таралган иде. Имеш, Башкортстан җитәкчелеге коронавирусны сәбәп итеп күрсәтеп, рәсми булмаган рәвештә Татарстан җырчыларына гастрольләрне тыйган. Инстаграмдагы дуслары да шуны искә төшерә.

«Минемчә, сәбәп Татарстандагы комсыз түрәләрдә!»

«Барысы да аңлашыла. Татарлар Татарстанда йөри, ә сиңа штраф салалар. Синең урында булсам, мин татарларны Башкортстанга кертүдән туктар идем»;

«Татарларны Башкортстанга кертмәскә, аларга концертларга йөрмәскә кирәк», — дип язалар.

«Бу милләтчелек», — дип язган бер укучы.

Мондый сөйләшү, билгеле, татарлар белән башкортларның рус телендә бер-берсенә кимстүенә әйләнгән. Без, билгеле, ул комментарийларны монда куймыйбыз.

«Иптәшләр» телеграм каналы концертлар тукталуга сәбәпче итеп Радик Юльякшинның үзен күрсәтә. Җырчы соңгы концертларында Роспотребнадзорның кагыйдәләрен бозган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100