Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Вилдан Шәмсетдинов «Интертат»ны үзе турында уйдырма язуда гаепли

«Elvin Grey» музыкаль лейблы Вилдан Шәмсетдиновны пирамидага кереп, халыкны алдауда гаепли.

news_top_970_100
Җырчы Вилдан Шәмсетдинов «Интертат»ны үзе турында уйдырма язуда гаепли
https://www.instagram.com/asaeva_official/

Җырчы Вилдан Шәмсетдиновның «Elvin Grey» музыкаль лейблыннан куып чыгарылуы турында хәбәр иткән идек. Шул уңайдан ул аңлатма биреп видео яздырган.

«Концертта репертуардагы җырларны башкару тыела. Әйе, бу шулай. Мин моңа әзер идем. Мин җырларны имза куеп, үзем лейблга бирдем. Ә Вилли тәхәллүсе лейблга кергәнче үк бар иде, аннан соң да кала.

Минем массакүләм мәгълүмат чараларына гына соравым бар. Күпертеп язасыз. Каян уйлап бетерәсез? Эльвин Грей каты җәза биргән, имеш. Бик каты. Миңа кыен булып китте хәтта. «Интертат» ниндидер пирамидалар уйлап чыгарган, алар бигрәк тә уйлап чыгарырга ярата. Минем турында уйдырма язып, абруемны төшерү — профессиональ түгел.

Минем барысы да яхшы, шәп!» — дип сөйләде Вилдан Шәмсетдинов.

Элвин Грей Вилдан Шәмсетдиновны, пирамидага кереп, халыкны алдауда гаепли, дип язган идек. Әмма «Интертат» моны, Вилдан Шәмсетдинов әйткәнчә, уйлап чыгарып язмады. Бу Элвин Грей лейблы исеменнән язылган комментарий. Бу хакта Вилдан Шәмсетдиновның үзенә дә яздык, әмма ул «Интертат» ка җавап бирмәде.

Элвин Грей Гөлназның ире Виллины кешеләрне алдауда гаепләп, төркемнән куылуы турында белдергән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100