Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лев Лещенконы реанимациягә салганнар

Җырчы март башында АКШтан Россиягә кайткан.

news_top_970_100
Лев Лещенконы реанимациягә салганнар
http://kremlin.ru/

Россиянең халык артисты Лев Лещенконың үпкәләре ялкынсынган һәм ул хастаханәдә дәвалана. Хәзер 78 яшьлек җырчыны реанимациягә салганнар. Биредә аңа планлы процедуралар ясаячаклар. Шулай ук аны кислород аппаратына тоташтырганнар. Бу экстрен очрак түгел, ди җырчының концерт директоры Олег Дмитриев. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Лев Лещенко һәм аның хатыны Ирина 23 мартта Мәскәүнең Коммунарка бистәсендәге хастаханәгә килә. Алар сәламәтлеге какшауга зарлана. Биредәге хастаханәдә коронавирус авыруыннан шикләнгән кешеләр дә дәвалана.

«Лев Лещенконы бик яхшы карыйлар», — ди концерт директоры.

Лев Лещенко 12 мартта АКШ һәм Канада гастрольләреннән кайта. Шуннан соң ул үз изоляция режимында яши.

Коронавирусның инкубация чоры ике көннән ике атнага кадәр дәвам итәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100