Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавируслы авырулар дәваланган хастаханәнең баш табибында коронавирус табылган

Үз кабинетымда изоляцияләндем, дип яза Коммунарка хастаханәсе баш табибы.

news_top_970_100
Коронавируслы авырулар дәваланган хастаханәнең баш табибында коронавирус табылган
Кремлин.ру сайтыннан

Мәскәү шәһәренең 40нчы клиник хастаханәсенең баш табибы Денис Проценкода коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган. Бу турыда РИА Новости агентлыгы яза.

“Дуслар! Сезнең борчылуыгызны белгәч, күңелем булды. Әйе, минем CoVга тестым уңай. Мин үземне яхшы хис итәм. Үз кабинетымда изоляцияләндем. Биредә дистанцион эшләү, идарә итү һәм телемедицина консультацияләре өчен барлык мөмкинлекләр бар”, - дип яза ул Фейсбук челтәрендә.

Узган атнада Коммунаркадагы бу клиникага Россия Президенты Владимир Путин килгән иде. Ул Проценко белән очрашып аралашты.

Дүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков бар да яхшы булуын, Президентны дами рәвештә коронавируска тикшереп торуларын әйтте, диелә бу хәбәрдә.

Яңа коронавирус дөньядагы 200ләп илдә ачыкланды. Вирус йоктыруның барлыгы 840 мең чамасы очрагы теркәлгән. 33 меңнән артык кеше үлде. Россиядә авыручылар саны 2337 кеше, аларның 1613е Мәскәүдә, 121 кеше терелде, 17 кеше үлде. Бу белешмә стопкоронавирус.рф. сайтында күрсәтелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100