Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев казарма ишелеп ике аяксыз калгач үзен дәвалаган табиб белән очрашкан

Табиб-реаниматолог Андрей Викторович Рөстәмнең иң авыр вакытларында янәшәсендә булган.

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев казарма ишелеп ике аяксыз калгач үзен дәвалаган табиб белән очрашкан
https://www.instagram.com/rustam_nabiev92/

Армиядә казарма ишелгәч, ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев, бу фаҗигадән соң үзен дәвалаган табиб белән очрашкан. Һәркемне елата торган кадрларны блогерның инстаграм сәхифәсендә карап була. Табиб-реаниматолог, Рөстәмне күргәч, үзе дә күз яшьләрен тыя алмый. 

Рөстәм, махсус борт белән Омскидан Мәскәүнең Бурденко исемендәге хәрби госпиталенә күчергәч, иң беренче булып Андрей Викторовичның мәрхәмәтле кулларына эләккән. Бу очрашудан соң 6 ел узган. 

«Андрей Викторович иң беренче көннәрдән үк янәшәмдә булган кешеләрнең берсе. Әйе, бу табибның вазифасы, тик мин баштан ук аның белән ниндидер аерым элемтә тойдым. Андрей Викторовичның миңа ярдәм итәсе, авырту һәм газапларымны җиңеләйтәсе килде. Үзем дә аны һәр көнне түземсезләнеп көтә идем. 

Ул бик үзенчәлекле табиб. Берсендә мин йоклый алмадым, көчле дарулар да булышмады. Андрей Викторович яныма керде дә, миңа бишек җыры җырлый башлады. Мин сабый бала кебек йокыга талдым. Бишек җыры җырлау аның вазифаларына керә идеме икән, анысын белмим, тик бу мизгел беркайчан да минем хәтеремнән җуелмас.

2015 елның августында ул җәйге ялга китте. Ә 24 августта, Андрей Викторовичның эшкә чыгуына мине башка бүлеккә күчергәннәр иде инде. Ул минем яныма дәвалаучы табиб буларак түгел, минем өчен борчылып торучы кеше буларак, хәлемне белергә килде. Без бүген шул вакыттан соң беренче тапкыр күрештек», — дигән Рөстәм. 

Табиб Рөстәмне күчергәндә аны ничек кабул итүләрен, хәленең бик авыр булуы турында сөйли. Бергәләп бишек җырын да искә төшерәләр.

Инстадусларының бу видеоларны карап күңеле тулган. «Олы йөрәкле, мәрхәмәтле табиб. Менә шундый белгечләрнең хезмәт хакларын күтәрергә кирәк, футболчыларның түгел», «Әлеге госпиталь табиблары минем дә гомеремне саклап калганнар иде», «Хәтта видео аша да табибның энергетикасын тоеп була», «Искиткеч табиб, рәхмәт аңа шундый кешелекле булганы өчен», — дигәннәр.

  • Рөстәм Нәбиев машинасын ничек йөртә?
  • Рөстәм Нәбиев исән-сау килеш армиягә киткәндәге һәм фаҗигадән соңгы фотосын күрсәтте .
  • Паралимпияче Рөстәм Нәбиев кулларында Эльбрус тавына менгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100