news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сочидагы фаҗига: елга агызып алып киткән малай гәүдәсе табылган, сеңлесен эзләү туктатылган

Һава торышы шартлары начараю һәм таудан аккан елгаларда су арту сәбәпле, баланы эзли алмыйлар.

news_top
Сочидагы фаҗига: елга агызып алып киткән малай гәүдәсе табылган, сеңлесен эзләү туктатылган

3 августта ял итәргә килгән әни - 40 яшьлек Екатерина һәм аның 4 һәм 16 яшьлек ике баласы, Сочидан булган ир-ат белән шәһәр читендә ял итәләр. Елганы чыгарга кирәк була, алар ни өчендер күпердән түгел, су аркылы чыгарга булалар. Әмма яңгырлардан соң су күләме артканын исәпкә алмыйлар. Нәтиҗәдә, дүртесен дә елга агызып китә. Хатын-кыз үзе котылып чыга ала һәм коткуручыларга хәбәр итә. Алар килеп, ир-атны коткаралар. Аның башы бәрелгән була. 

Балаларны эзләүгә 400 кеше җәлеп ителә. 4 август иртәсендә үсмернең гәүдәсе елга диңгезгә койган урында табыла. 

Кызның гәүдәсен эзләү вакытлыча туктатылган. Моны коткаручылар һава торышы начараюы сәбәпле, эзләү мөмкин булмау белән аңлата.

Сочи тагын бер фаҗига булды. Татарстаннан килгән гаилә урамнан барганда, малай ливневкага төшеп китеп, җир астындагы елгадан агып китеп үлгән.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар