Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сочида ял иткән ананын ике баласы елгада агып киткән

400 дән артык кеше 4 һәм 15 яшьлек ике баланы эзли. Бу хакта шәһәр мэриясе сайты хәбәр итә.

news_top_970_100
Сочида ял иткән ананын ике баласы елгада агып киткән

Бу хәл кичә шәһәр янындагы Пластунка авылы янында була. Ял итәргә килгән әни һәм аның 4 һәм 16 яшьлек ике баласы, Сочидан булган ир-ат белән шәһәр читендә ял итәләр. Елганы чыгарга кирәк була, алар ни өчендер күпердән түгел, су аркылы чыгарга булалар. Әмма яңгырлардан соң су күләме артканын исәпкә алмыйлар. Нәтиҗәдә, дүртесен дә елга агызып китә. Хатын-кыз үзе котылып чыга ала һәм коткуручыларга хәбәр итә. Алар килеп, ир-атны коткаралар. Аның башы бәрелгән була. 

Балаларны эзләү дәвам итә дип хәбәр ителә шәһәр сайтында.

Елганың диңгезгә койган урынында да көчле сак куелган. Бу сәгатькә балалар хакында мәгълүмат юк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100