Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сочида ял иткән татарстанлының баласы шәһәр уртасында ливневкага егылып төшеп, диңгезгә агып киткән - видео

Бу хәл көпә-көндез шәһәрнең Лазаревское бистәсендә була.

news_top_970_100
Сочида ял иткән татарстанлының баласы шәһәр уртасында ливневкага егылып төшеп, диңгезгә агып киткән - видео
Шәһәрдә көчле яңгырлар булу сәбәпле, ачык калган ливневка люгы күренми. Шәһәр уртасында улы белән барган ананың улы ачык ливневкага егылып төшә. Әнисе кешеләрне ярдәмгә чакыра, әмма беркем дә булыша алмый.

Коткаручылар баланың шәһәр астыннан аккан елгага эләгеп, диңгезгә агып киткәне ачыклана. Коткаручылар малайны диңгез ярыннан эзли башлый һәм аның мәетен табалар.

Сочи мэриясе ананың кайгысын уртаклаша. Аның әбисе сырхауханәдә, диелә. Озакламый Татарстаннан аның әтисе дә килергә тиеш. Сочи мэриясе, аларның яшәвен һәм юл чыгымнарын үзе күтәрергә вәгъдә биргән. Гаеплеләр ачыклана.

Кичә Сочида тагын бер фаҗигале хәл булган - гаиләнең ике баласы елгага аккан.

Малайның егылып төшкән мизгеле видеога яздырылган.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100