Шигырь язучы хәрби Ильвир: «Яралангач, атларга кирәк, монда үлеп кала алмыйм дип уйладым»
Махсус операциядә «Гроза татарин» исеме белән танылган, татарча шигырьләр иҗат итүче Ильвир Гарфетдиновның яралануын хәбәр иткән идек. Ильвир бүгенге көндә Ростов шәһәрендәге хәрби госпитальдә ята. Яңа гына операция кичерүе һәм сызлануларына карамастан, Ильвир күңелен төшерми – гел шаяртуда. «Интертат» иҗади егет белән якыннан таныштыра.
«Үзебезнекеләр ягына таба атларга кирәк, монда үлеп кала алмыйм, дип уйладым»
Ильвир, хәлләрең алга табамы инде? Кайчан, ничек яраландың?
Хәлләр Аллаһка шөкер, зарланмыйбыз. 19 июль көнне штурм вакытында яраландым. Иртәнге сәгать 2дә штурмга кереп киттек. Каршы якның позициясенә барып җиткәндә, безне АГС белән (авт. – автомат станоклы гранатомёт) «капладылар». Берсе командир белән минем арага төште. Командирның аягы сынды, минем бот кырыендагы ит кисәген өзеп атты.
Ярамны бүген өченче тапкыр операция ясап, тектеләр. Монысында уң чыгар, соңгысы булыр, дип өметләнәм.
Сине безнең якка ничек алып чыктылар? Кемнәр ярдәм итте?
Моңа кадәрге штурмда минем таныш малай да нәкъ минем кебек яраланган иде. Без, ярасына жгутлар салып, кырдан алып чыктык, ул барыбер исән калмады... Яралану белән шул танышым күз алдына килде. Артериягә эләккән булса, мин дә шушында ятып калам икән, минәйтәм. Ничек булса да үзебезнекеләр ягына таба атларга кирәк, монда үлеп кала алмыйм, дип уйладым.
Яралангач та иң авыр мизгелләр беренче 10-15 секундта булды. Шулхәтле яндырды. Үземне кулга алып торып бастым да, үзебезнекеләр ягына таба атладым. 100 метр тирәсе читтәрәк безнең егетләр утыра иде. «Бөтен әйберләрне ертып атыгыз да, жгут кирәк булса, жгут салыгыз, бәйлисе булса, бәйләгез», – дидем. Алар ярдәм күрсәткәннән соң, автоматны алып, үз аягымда 2 чакрым безнекеләр ягына чыктым.
«Күңелне күрсәтеп бушатмыйбыз»
Син хәзер дәвалана торган урында шартлар яхшымы? Сезгә карата мөнәсәбәт нинди?
Мин башта Донецкида дәваланган идем. Хәзер Ростовта ятам. Шартлар да, табибларның мөнәсәбәте дә әйбәт, Аллаһка шөкер. Әйтергә кирәк, Донецкидагы карау һәм мондагы мөнәсәбәт аерыла. Анда «ярамы – яра» дигәнрәк мөнәсәбәт иде, сине беркем кызганып тормый. Ә Ростовта башкача. Безнең катта бары тик хәрбиләр генә дәвалана. Карау да икенче, бөтен нәрсәне вакытында эшлиләр, даруларны да вакытында бирәләр. Сызланганны күрсәләр, авыртуны баса торган уколлар белән шунда ук ярдәм итәргә тырышалар.
Шәфкать туташлары, табибларга ияләнеләдер. Араларында күңелегезне бушатырлык кешеләр бармы?
Без күңелне күрсәтеп бушатмыйбыз.
Яшерен елаган мизгелләр күп буламы?
Күңел тулган вакытлар була... Андый чакта бер утырып, каты гына сүгенеп аласың да, теге урыслар әйтмешли, «выплеск эмоций» һәм алга барасың.
Бу – инде синең икенче тапкыр яралануың дип беләм.
Контузия алган идем беренчесендә. Ике көн ярым позицияне тоттык. Кырыема снаряд төште дә, тереләй җир астында күмелеп калдым, дияргә дә була.
Ул вакытта ничек коткардылар сине?
Без үзебез чыктык. Әле сукмакны бутап, башка якка киткән идек. Кабат эвакуация урынына кире борылып килдек.
Яра күрү каушатамы, Ильвир, әллә сез ияләшкәнме инде?
Беләсеңме, бу юлы яра күрү каушатмады. Яралангач югалып та калмадым, хәтта. Егетләр беренче ярдәм күрсәткәч, кан акмаганын күргәч, төгәл исән калачагымны белә идем. Үзебезнекеләр ягына үз аягымда чыга алачагымны аңлагач та, ничектер, көч кереп киткәндәй булды.
Болай яраларны күп күрәбез инде без. Хезмәттәш дусларыма даими беренче ярдәм күрсәтергә туры килә. Нинди генә яра булуга карамастан, каушап калырга ярамый. Син моңа әзер булырга тиешсең.
«Махсус операциядә кешегә артык ияләшергә ярамый, чөнки...»
Анда киткәч нык үзгәрдеңме?
Катыландым. Хәзер тормышка башкача карыйм. Гражданкадагы тормыштан мондагы тормыш бик нык аерыла. Сүз белән генә аңлатып та бетереп булмый аны. Тыныч тормышта куертылган сөт – куертылган сөт кенә ул. Ә менә позизиядә чакта тимер банкадагы куертылган сөт керүе! Аны пычак белән тишеп ашыйсың. Тәмлелеге…
Монда кырыс чынбарлык, проблемалар, бик зур проблемалар. Ул чынбарлык биредә яшәүче балаларның күзләрендә дә чагыла. Безнең илдәге балаларның күзләре белән мондагы балаларның күзләре аерылып тора. Алар тиз олыгаерга мәҗбүр. Һәр минутның кадерен беләләр, дип әйтимме.
Безнең монда күргәннәр беркайчан да онытылмачак. Хәзерге вакытта үзем белән 2 сумкам бар. Аларны ачып карау белән сугыш исе килеп бәрелә, шунда ук кырдагы күренеш күз алдына килеп баса.
Эгоистлык, кешелексезлек кебек сыйфатлар белән еш очрашырга туры киләме?
Эгоистлыкны бу тормышта бетереп булмыйдыр, кеше үзгәрми. Ләкин позициядә утырган егетләр белән бик нык якынаясың. Тик кешегә артыгын ияләшергә ярамый, чөнки син ул ияләшкән дустыңны теләсә кайсы мизгелдә югалтырга мөмкинсең.
Шулай да монда күбрәк дусларың турында уйлыйсың, үзең турында да түгел.
Куркыныч зонага чыгар алдыннан үзегезне ничек тотасыз?
Төрлечә. Кемдер озак вакытлар туганнары белән сөйләшә, кемдер, киресенчә, ял итә. Тик курку хисе һәр кешедә бар.
«Кызыл зона»га чыгулар нинди ешлыкта була?
Беренче линиядән чыкмыйча, үз позицияләребездә 20 көннән артык яткан вакытлар да булды. Анда даими атышалар, даими снарядлар шартлап тора. 70-100 метр ераклыкта инде дошманнар.
«Дусларымны югалту бик авыр миңа»
Үзең турында сөйлә әле, син кайсы яклардан? Ничә яшь?
Мин Тукай районы Иске Абдул авылыннан. Гап-гади авыл баласы. 26 яшь, өйләнмәгән. Авылда тудым, авылда үстем. Хәзер дә бөтен җаным-тәнем белән авылга тартылам.
Югары белемем бар. Монда киткәнче, төзелеш компаниясендә тәэмин ителеш буенча менеджер булып эшләдем.
Махсус операциягә кайчан киттең? Әти-әниең нәрсә диде?
Узган елның сентябрь аенда мобилизациягә эләгеп киттем. Гыйнвар аенда Донецкига кердек. Повестканы үзем теләп алдым бит. «Исән-сау гына йөр, улым», – диде әти-әниләр.
Күп кеше бармый калырга сәбәп эзләде...
Минем андый уйлар башыма да кермәде.
Иң беренче «задание»гә барган көнегезне искә төшерик әле. Нәрсәләр хис иттең?
Гафу, ул көнемне искә алырга теләмим… Бик күп егетләрне югалттык... Дусларымны югалту бик авыр миңа. Ул – нык күңелгә үтеп керә торган әйбер. Вакытлар узса да, алар синең күңелеңдә яши. Ничек кенә уйламаска тырышсаң да, җанны өтеп тора…
Ә иң курыкканым – әсирлеккә эләгү. Шуңа мин һәрвакыт үзем белән бер граната йөртәм… Анда интегеп ятасым килми.
Беркайчан да кирәге чыкмасын, Ильвир… Ни өчен син «Гроза»?
Армиядә мишеньнәргә төз атканга, мине «Гроза мишеней» дип йөртәләр иде. Хәзер «Гроза» булып кына калды. Исемем җисемемә туры килә дисәм дә була инде.
Ялга да кайтып киткәнсең икән. Ут эченнән туып-үскән йортыңа кайтып кергәч нәрсә хис иттең?
Мин тәнем белән туган якта, ә җаным белән сугышта, егетләр белән идем. Һәр көн язышып тордым.
«Ату тавышлары булмаган җирдә йоклап та булмый. Барысы да сәер», – дигәннәре бар ялга кайткан танышларымның.
Саташасың шул. Төнлә төшеңдә атышып та аласың. Монда чакта бу турыда уйламаска тырышырга кирәк.
«Махсус операциядә язылган шигырьләрем – андагы кичерешләрем, югалтулар турында…»
Ильвир, социаль челтәрләр аша шигырьләр язуыңны да беләбез. Каян синдә бу сәләт?
Беренче шигырьләремне 18-19 яшьтә яздым. Минем әби дә шигырьләр яза, сәләт аннан күчкәндер. Иң беренчеләрен гашыйк булгач язган идем, шуннан китте. Уйланып утырганда бер юлы языла, аннан икенчесе. Соңыннан аларны бәйлисең. Әле башка килеп тә, язып куймыйча, онытылганнары күпме. Хәзер төгәлләнмәгән 2 шигырем бар, шуларны язып бетерергә иде.
Ни турында ул төгәлләнмәгән шигырьләрең?
Аңлап булмый әле күңелне,
Әллә ничек, кояш кебек сүрелде.
Үзгәрде тормышның төсләре,
Караңгы кебек тоела үзләре. –
Менә беренче куплеты. Нәрсә турында дип уйлыйсың?
Аңладым. Махсус операциядә чакта алар күбрәк тә языладыр, әйеме?
Биредә язган шигырьләр белән элек язганнарының аермасы бик зур. Махсус операциядә язылганнары – андагы кичерешләрем, югалтулар турында… Күңелемдәге әйберләр шигырь юлларына салына.
Үзең кайсы шагыйрьләрне укыйсың?
Үзем шигырьләр укырга бик яратмыйм. Күбрәк татарча чәчмә әсәрләр укыйм.
Шигырьләреңне хезмәттәш дусларыңа да укыйсыңмы?
Анда «не до этого».
Авылга тартылам, дидең. Киләчәктә авылда яшәячәксеңме?
Киләчәктә, әйе, авылга кайтып яшәү исәбем бар. Тик соңрак, картая төшкәч.
Нинди хыялларың бар, Ильвир?
Хыяллар… белмим дә инде. Яшәргә! Яраланганнан соң беренче башыма килгән уй: «Ә футбол?» – булды. Мин кулны югалтырга әзер идем, тик аякны түгел. «Минем бит футбол уйныйсым килә», – дигән уй бөтерелде башымда. Кайтып, элеккәчә футбол уйнау – минем хыялым, менә!
Ильвир Гарфетдинов язган шигырьләр:
Егетләргә
Төшкә керде бүген егетләр...
Гел шундый ук, яшь бөркетләр!
Елмаю аларның йөзләрендә,
Ут балкый түгәрәк күзләрендә.
«Сәлам, энекәш, – диделәр алар. –
Өстә инде безнең хәзер юллар...».
Күрдем мин аларны шулай ачык...
Дөреслектән булмый шул качып…
Алар белән бер телем ипи бүлештек,
Елмайдык, сөендек һәм көлештек...
Күпме серләр сөйләдек таңнарга,
Өйрәндек бер сүздән аңларга…
Бергә гиздек урман-кырларны,
Атлап үттек нинди генә юлларны!
Дуслык безнең китте бик тирәнгә,
Янымда сезне күрергә мин өйрәнгән…
Урамнарда калды сезнең яшьлек шавы,
Җирнең бер кояш төшмәгән ягы!
Тарихка, заманга булды зур сабак...
Кала алмадым, егетләр, сезне саклап…
13.05.2023
Балачак турында
Чалгы белән болынга чыктым –
Сузылып киткән хуш исле үлән.
Арттан кала ятып, матур гына,
Печән түгел, минем балачак икән!
Кайтмас еллар, үткән инде,
Истән чыкмас инеш буйлары.
Күкрәк тутырып сулыш алдым,
Туган якка китте уйларым.
Кая, кичә генә йөргән сукмаклар?
Туп типкән киң ындыр артлары?
«Балачакның кадерен бел», – дигән,
Авылымның газиз картлары?
Тәпи киткән яшел капка төпләре,
Усал әтәч куган иркен ишегаллары.
Балык тотарга йөргән тирән сулары,
Черки оясы булган куе елак таллары?
GroZa
Өстебез бөтен, тамак тук,
Тик дөньяда тынычлык юк.
Туганнарны, дусларны сагыш баскан,
Ә мин иңнәремә корал аскан.
Бик вакытсыз килгән суык көзләр,
Бар җирдә юеш, сары төсләр.
Колакларда ниндидер сугыш шавы,
Бу бит – Җирнең бер кояшсыз ягы.
Бу эшләрдә бар микән мәгънә?
Әллә инде каты политик сәхнә?
Булырмы икән берәр могҗиза?
Бу эшләр бар дөньяны торгыза.
Бөтенесе күмелгән куе томанга,
Хәтта һава да җитми суларга.
Елмаюым китмәс мәңге йөземнән.
«GroZa» сүзе чыкмас күңелемнән.
Үзе кыска, үзе бер генә
Әле генә язлар көткән идек,
Үтеп бара инде көз менә.
Бу дөньяда без яшисе гомер –
Үзе кыска, үзе бер генә.
Әле генә болын яшел иде,
Ул сарагеп кипте тиз генә.
Бу дөньяда без үткәргән гомер –
Үзе кыска, үзе бер генә.
Яшь чагында, гомер озын диеп,
Алданабыз, бары шул гына.
Ә ул безнең бер дә озын түгел –
Үзе кыска, үзе бер генә.
09.10.2021