Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус хәрби операциядә татарча шигырьләр язучы Ильвир Гарфетдинов яраланган

news_top_970_100
Махсус хәрби операциядә татарча шигырьләр язучы Ильвир Гарфетдинов яраланган

Социаль челтәрдә «Гроза татарин» исеме белән татарча шигырьләр язучы Ильвир Гарфетдинов яраланган. Ул хастаханәдә култык таякларына таянып төшкән фотосын күрсәтте.

«Аяк яралы булса да,

Йөрәк булмасын яралы!

Гөрләтеп яшим әле,

Тормыш бит аклы-каралы!» дип урнаштырган ул хастаханәдә төшкән фотосын.

26 яшьлек Ильвир апрель аенда Тукай районындагы туган авылына әти-әнисе янына ялга да кайтып киткән булган.

Ильвир Гарфетдиновның яшьлек турындагы шигырен тәкъдим итәбез. Ул аны 2023 елның 24 мартында язган.

Бу бит...

Яшьлекнең иң ярсу чагы.

Кайчан булыр икән ул тагы?

Колакларда корал тавышы...

Бу бит тормышның агышы.

Сагындырды туган як исе...

Табигатьнең меңләгән төсе.

Туганнарның якын тавышы.

Бу бит кемнеңдер олы табышы!

Истә әле бәлеш тәмнәре.

Туган өйнең бар ямьнәре...

Әнкәемнең тәрәз гөлләре.

Авылымның елга, күлләре!

Сугыш кына безне аерды.

Булган канатларны каерды.

Сугыш ул – төннәрнең карасы,

Сугыш ул – йөрәкләр ярасы!

23.03.2023

Егетләргә

Төшкә керде бүген егетләр...

Гел шундый ук, яшь бөркетләр!

Елмаю аларның йөзләрендә,

Ут балкый түгәрәк күзләрендә.

«Сәлам, энекәш, – диделәр алар. –

Өстә инде безнең хәзер юллар...».

Күрдем мин аларны шулай ачык...

Дөреслектән булмый шул качып…

Алар белән бер телем ипи бүлештек,

Елмайдык, сөендек һәм көлештек...

Күпме серләр сөйләдек таңнарга,

Өйрәндек бер сүздән аңларга…

Бергә гиздек урман-кырларны,

Атлап үттек нинди генә юлларны!

Дуслык безнең китте бик тирәнгә,

Янымда сезне күрергә мин өйрәнгән…

Урамнарда калды сезнең яшьлек шавы,

Җирнең бер кояш төшмәгән ягы!

Тарихка, заманга булды зур сабак...

Кала алмадым, егетләр, сезне саклап...

13.05.2023

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100