news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сигез яшьлек кызны көчләүдә шикләнелүче ир-ат тоткарланган

Шикләнелүчедән Тикшерү комитетында сорау алалар.

news_top
Сигез яшьлек кызны көчләүдә шикләнелүче ир-ат тоткарланган

Полиция хезмәткәрләре Казанда 8 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелүчене тоткарлаган, бу хакта Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр бар.

Тикшерү комитеты вәкиле Андрей Шептицкий шикләнелүчегә карата "Балигъ булмаучыга карата сексуаль характерда көчләү куллану" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылуын хәбәр итә. 

Исегезгә төшерәбез, кичә ул 16 сәгатьтә кызның Казанның 117 мәктәбеннән чыкканын сагалап тораһәм Побежимова урамы, 53 йорт чормасына алып менеп,кызны көчли. 

Көчләүдә гаепләнелгән ир Казандагы йортларның берсенең подъездында тоткарланган. Исерек ир йоклап яткан була.

Социаль челтәрләрдә бу ирнең 1988 елгы Адель Ш. исемле булуы турында язалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар