Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 яшьлек кызны көчләүченең видеосы пәйда булды

8 яшьлек кызны көчләүченең видеосы пәйда булды

news_top_970_100
8 яшьлек кызны көчләүченең видеосы пәйда булды
Казанда 8 яшьлек кызны көчләгән ир-ат видеокамераларга эләккән. Видеодан аның кызны ияртеп алып китүе күренә.

Видео социаль челтәрдә урнаштырылган, карау өчен сылтама: "Новые подробности происшествия"

Исегезгә төшерәбез, кичә ул 16 сәгатьтә кызның Казанның 117 мәктәбеннән чыкканын сагалап тора һәм Побежимова урамы, 53 йорт чормасына алып менеп, кызны көчли. Хәзерге вакытта ир-атны волонтерлар һәм полиция эзли. "Эфир" телеканалы хәбәр итүенчә, кыз авыр хәлдә хастаханәдә.

Көчләүдә шикләнелүчене түбәндәге билгеләр буенча танып була. Зәңгәрсу күзле, уртача гәүдәле, буе якынча 160 сантиметр, караңгы төстәге куртка, кара свитер, ак сызыклы кара башлык, джинсы чалбар, кара ботинкалар, коңгырт пирчәткәләр кигән. Сул колагы астында бөркет сурәтле татуировка.

Шушы кеше турында берәр мәгълүматы булган кешеләрнең  (843) 221 45 02; 221 45 03; 9274264166 телефоннары буенча шалтыратулары сорала.

Ир-атның исеме Марсель булырга мөмкин, дип язалар социаль челтәрләрдә.

_________________

Яңартылды: Җинаять кылуда шикләнелүче ир-ат тоткарланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100