Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кичә Казанда 8 яшьлек кызны көчләгән ир-атны эзлиләр

Кичә, 11 нче декабрь, сәгать кичке 4 ләр тирәсендә Казанның Побежимов урамындагы йортларның берсенең чормасында бер ир-ат 8 яшьлек кызны көчләгән, дип язалар социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

news_top_970_100
Кичә Казанда 8 яшьлек кызны көчләгән ир-атны эзлиләр

“Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Көчләүчене эзлиләр. Зыян күргән кызның сүзләренә таянып, җинаятьченең фотороботы төзелгән.

Көчләүдә шикләнелүчене түбәндәге билгеләр буенча танып була. Зәңгәрсу күзле, уртача гәүдәле, буе якынча 160 сантиметр, караңгы төстәге куртка, кара свитер, ак сызыклы кара башлык, джинсы чалбар, кара ботинкалар, коңгырт пирчәткәләр кигән. Сул колагы астында бөркет сурәтле татуировка.

 Шушы кеше турында берәр мәгълүматы булган кешеләрнең  (843) 221 45 02; 221 45 03; 9274264166 телефоннары буенча шалтыратулары сорала.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100