Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шыгырдан белән Озын Куак яшьләре сугышыннан соң Чувашиядә җыелыш уздырганнар

Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов җитәкчелегендә «Мөслимә» мәчет-комплексында Шыгырдан һәм Озын Куак авыллары руханилары катнашында җыелыш узган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Чувашиянең Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

news_top_970_100
Шыгырдан белән Озын Куак яшьләре сугышыннан соң Чувашиядә җыелыш уздырганнар
Чувашия Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

14 нче июль көнне, Шыгырдан белән Озын Куак авыллары яшьләре тыныша алмыйча, бер-берсенә каршы таяклар белән һөҗүмгә чыккан. Интернеттагы мәгълүматлардан күренгәнчә, Шыгырданнан 130, Озын Куактан 30лап егет сугышкан, дип язган идек.

«Хәзерге вакытта авылларда тыныч, Аллаһка шөкер», — дип сөйләделәр «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының «Батыревский» бүлеге башлыгы урынбасары Зөфәр Камалетдинов очрашуда авыл җирлекләре башлыкларының яшьләр белән, Шыгырдан һәм Озын Куак авылы җирлекләре территорияләрендә профилактик эш тиешле дәрәҗәдә үткәрелмәвен билгеләп үткән.

«20 июльдән башлап Шыгырдан һәм Озын Куак авыл җирлекләре башлыклары авыл җирлекләре территорияләрендә хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе эшен көчәйтергә тиеш», — дип тәкъдим иткән ул.

Җыелышта канунның бозылырга тиеш түгеллеген билгеләп үткәннәр.

«Имамнар вәгазьләрдә шәфкатьлелек, игелеклелек кебек исламның төп кануннарын һәм күбрәк яхшы эшләр кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә, бер-береңә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, җәмгыятьтә конфликтлы хәлләргә юл куймау турында искәртергә тиеш», — дигән Чувашия мөфтие Мансур хәзрәт Хәйбуллов.

Мансур хәзрәт мәхәлләләрдә ата-аналар һәм яшьләр белән закон бозган өчен җаваплылык турында аңлату эшләре алып барырга тәкъдим иткән.

Чувашиянең Татар милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Марат Айзатуллов авыл җирлекләре территориясендә районның абруйлы кешеләре, ата-ана комитетлары, иҗтимагый берләшмәләр белән бергә, тиз арада оператив төркемен булдырырга, социаль челтәрләр аша тәүлек дәвамында элемтәдә торырга кирәклеге турында сөйләгән.

Ай саен Чувашиянең милли-мәдәни мохтарияте, Чувашия Диния нәзарәте яшьләр белән төрле авылларда җыелышлар үткәрергә ниятли, дигән карар кабул ителгән.

Белем бирү учреждениясе директорлары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә социаль челтәрләр аша Россия Федерациясенең 105, 111, 213нче Җинаять Кодексларына аңлатмалар бирәчәк.

Җыелышта Чувашиянең Татар милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Марат Айзатуллов, Чуваш Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының эчке эшләр бүлеге полиция майоры Олег Миронов, Россия Эчке эшләр министрлыгының «Батыревский» бүлеге башлыгы урынбасары Зөфәр Камалетдинов, Шыгырданның Иҗтимагый советы рәисе Илназ Мифтахетдинов, Шыгырдан һәм Озын Куак җирлекләре депутатлары, авыл мәгариф учреждениеләре директорлары катнашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100