«Бер үлем булмыйча туктамаслар инде» — Шыгырдан белән Озын Куак яшьләренә ни җитми? | intertat.tatar

«Бер үлем булмыйча туктамаслар инде» — Шыгырдан белән Озын Куак яшьләренә ни җитми?

«Интертат»тан Чуашстанның Батыр районында Чукмар белән Тукмар тарихы. 14 нче июль көнне, Шыгырдан белән Озын Куак авыллары яшьләре тынгыша алмыйча, бер-берсенә каршы таяклар белән һөҗүмгә чыккан. Бүген полиция хезмәткәрләре кыйнашуда катнашканнарны ачыклый, сораштырулар алып бара.

Интернеттагы мәгълүматлардан күренгәнчә, Шыгырданнан 130, Озын Куактан 30 лап егет сугышкан. Башта имеш Озын Куактан ике егетне кыйнаганнар. Аннары болары сугышырга урын билгеләгәннәр һәм федераль трасса янында «зур сугыш» оештырганнар.

Шыгырдан авыл җирлеге башлыгы Минсур Вәлитов әйтүенчә, сөйләшүгә чакырылган яшьләр арасында гаепләрен танучылар юк, кайсын алсаң да, катнашуларын инкяр итә икән. «Бу оланнарның бер-берсенә юл бирмәве аркасында шулай шаяруы инде», — дип башлады авыл җирлеге башлыгы сүзен.

Белмим, акырышып-бакырышып, ярсып, таяклар тотып, маңгайлар ярып, ничек шаярып була икән соң ул?! Көч бар, акыл юк дигәннәре шушыдыр инде. Сугышсыз тыныч тормышка чыдый алмау…

«Кыз җитми дә, җир җитми кешегә, сугыш шуннан чыга»

— Үзләрен, әти-әниләрен дәштердек. Шыгырданнар әйтүе буенча, сугышны Озын Куаклар башлаган. Озын Куаклар әйтүенчә, Шыгырданнар беренче башлаган. Алар сүзенә генә карап, берничек очына чыгып булмый. Эчке эшләр министрлыгы тикшереп, тапса гына башлап йөрүчеләрен. Аларның якынча кемнәр булуын беләбез инде. Полиция тикшерә хәзер бу эшне.

Кызлар янына киләләр дә, шуннан киткән инде, тегеләре кызлар янына килгәч, боларны куып җибәргәннәр. Кыз җитми дә, җир җитми кешегә, сугыш шуннан чыга, — диде Минсур Вәлитов.

Аның сүзләренчә, хастаханәгә эләгүчеләр юк. Шулай да Озын Куактан ике малай имгәнгәнен әйтте.

— Алар контактка бармый, үзләре дә, әти-әниләре дә сөйләшми. Малайлар да үзләре анда булганын инкяр итә, имеш булмаганнар. Кулларыннан беркем тотмаган бит, полиция карап торган да, алар таралышып беткәннәр. Кем җәрәхәтләнгән, шул көнне бармаганнар хастаханәгә, икенче көнне генә барган. Алары да сугышта булмадык, башка җирдә имгәндек дип әйтәләр, ди. Имеш, монда беркем булмаган. Әти-әниләре дә әйтә, имеш, уллары урамга чыгып киткән, аннары өйгә кайткан, нормаль хәлдә, исерек түгел иде, диләр. Чыннан да, сугышучылар эчмәгән, барысы да аек хәлдә, диделәр.

100 ләп малай катнашкан, диделәр. 17-25 яшькә кадәрге малайлар болар, ә «без бармаган, без юк, без анда түгел идек», диләр. Былтыр бер булган иде мондый хәл, шулай сугышып алганнар иде, тик бу кадәр күпләп түгел иде. Әле бит барысы да тәртипле гаиләдән, барысы да эшмәкәр гаиләсеннән. МВД тикшерә, аларны сораштыралар. Бездән әле сораштырмадылар, иртәгәгә әзерләнәбез. Безгә киләчәкләр. МВД, прокуратура вәкилләре киңәшмә үткәрәчәк бездә.

Бер үлем булмыйча туктамаслар инде… Нәкъ менә әтәч кебек — үзе беркайчан эләкми, янда баручы тавыкларына эләгә инде. Әтәч сугышырга чакыра, кача, борыла да китә, калганнар эләгә. «Кешеләр барды, мин бардым» дип, бер дә юктан баручылар эләгә монда. Нәрсә өчен барганнарын да белмиләр, «алар безнең авылларны кыйнаган, шуңа күрә без җавап кайтарырга тиеш, дип дәштеләр дә, без бардык», диләр, — дип сөйләде авыл башлыгы.

Интернетта сугыш урынын — яшьләрчә әйтсәк, «стрелка» ны федераль трассада билгеләүгә гаҗәпләнүчеләр бар. Ничек инде, кеше күз алдында, дип язалар. Авыл башлыгы әйтүенчә, яшьләр аулакта очрашкан булган, федераль трассага соңыннан чыкканнар.

— Алар бит башта Батыр авылы уртасында булганнар, аннары таралышып киткәннәр, тегеләре тагын артларыннан куып барган юлга кадәр, — диде Минсур Вәлиев.

Минсур Вәлитовтан аермалы буларак, Озын Куак авыл җирлеге башлыгы Фәнил Алиуллов бик аз сүзле булды. «Белмим» нең башы авыртмый дигән позицияне алып: «Хокук саклау органнары шөгыльләнә, 14 е турында бүтән бернәрсә әйтә алмыйм. Кемнәр икәнен ачыклыйлар, бүтән мәгълүмат бирә алмыйм әлегә», — диде.

Гомумән, ул яклар шундый кызык — авызларыннан сүзне келәшчә белән тартып аласы, чыкса, 1-2 сүз чыга, чыкмаса, юк. «Мин ишетмәдем, күрмәдем, белмәдем, өйдә юк идем, интернеттан гына ишеттем, кемнәр икәнен дә белмим, әлегә вакытым юк, соңрак шалтыратыгыз әле» дип әйтеп тә, соңрак трубкаларын алмаучылар булды. Сер бирмәс татарлар шунда яши икән.

Күршедәге Тукай авылы мәхәлләсе җитәкчесе Наил Ямалетдинов та бу хәлдән соң аптырашта. «Яшьләрдә җаваплылык юк. Милләте, дине, авылы, әти-әнисе һәм, иң мөһиме, кешелек каршында җаваплылыгы юк», — ди хәзрәт.

«Миңа кыргый бу хәл»

Шыгырдан көрәшчесе Ринас Сатдаров үзе өчен моны «кыргый хәл» дип атады.

— Мин бу вакыйганы нормаль бәяли алмыйм, бернинди кысага сыймый. Миңа кыргый бу хәл. Тавыш чыгулар булып торды, булачак та, ләкин мондый хәл шаккатырды. Үзем андый кешеләр белән гомердә чуалганым булмады, андый системаны белмим дә.

Видеоларны күрдем, нәрсә әйтергә дә белмим, 90 еллар түгел бит инде бу, 21 гасыр урамда. Мин кемнәр булганын да әйтә алмыйм, тик анда булмаган кешеләрне дә «алар гаепле» дип сөйлиләр, шундый сүзләр чыга башлады. Иптәшем, дустым, көрәшеп йөри торган малай Алмаз Ишморатовка да нахак яла ягып, шунда булган, диләр. Ул бөтенләй булмаган анда, өендә булган ул, анысын төгәл беләм, без ул көнне аның белән тренировкага барган идек. Әле җитмәсә, күптән түгел Казанда көрәштән соң яңак сөяген сындырды ул.

Күрше авыллар бер-берсен кертмәү дигәне — юк сүз ул, күрше авыллар да килә, ял итәләр, — дип сөйләде.

Алмаз Ишморатовның үзе белән дә элемтәгә кердек. Аңа 19 яшь.

— Ул көнне тренировкада идем, кайтып йокладым, апа, икенче көнне торгач, видеоларны күрдем, бу хакта язышулардан, урамда сөйләшүләрдән генә ишетеп белдем.

Кайчак шимбә чыккалыйм мин, дуслар белән кафеда чәйләр эчәбез дә, кайтабыз, гадәттә. Мондыйны күргән юк иде, видеода күрдем дә, шок булды. Икенче көнне абыйлар шалтырата, сине анда булган дип әйтәләр, диләр. Ул көнне булмадым, йокладым, дим аларга. Анда барысы да яшьләр, кеше күп, шуңа мине дә шулар исәбенә керткәннәр. Күрше авыл егетләре белән андый дошманлык мөнәсәбәтләре юк минем. Белмичә сөйлиләр инде, өйдә идем. Әти-әнием дә өйдә икәнне күрделәр, алар да раслый ала, абыйларга, беркая чыкмады ул дип, әйттеләр инде. Хәтта чыккан булсам да, андыйга гомер катнашмас идем. Минемчә, алай кыйнашып йөрү дөрес түгел.

Көрәш белән шөгыльләнгәч, минем даирәдә көрәшче егетләр генә. Дуслар тәртипле минем, сугышкан малайлар бөтенләй без аралашкан малайлар түгел.

Күрше авыллар безгә киләләр, кит дигәннәрен ишеткәнем юк, без дә башка авылларга барабыз, бер-беребезгә сүз әйтмибез, өстәвенә якын авыллар булгач, туганнар, дуслар, шулай йөрибез инде, — дип сөйләде Алмаз катлы-кабат «апа» дип бик итагатьле итеп дәшеп.

Шулай ук, Шыгырданнан көрәшче егет Әлфис тә үзе яшьрәк чакта сугышулар булса да, таяксыз гына чыгуларын әйтте. Ул да бары тик көрәшче малайларны гына белүен, сугышучыларның берсен дә белмәүләрен әйтте. 

«Мин сугыш чукмары идем бит яшь чакта»

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың да чыгышы белән Чуашстаннан икәнен беләбез.

— Таяклар белән сугышу әйбәт түгел инде, кешене бит үтерергә мөмкин. Ә болай авыл белән авыл сугышу бар иде инде, мин үскәндә дә. Яшереп торасы юк. Урам белән урам да сугыша идек әле кайчагында.

Мин сугыш чукмары идем бит яшь чакта. Имгәнгән вакытлар да булды, тешне дә сугып сындырдылар. Сугышка керәсең икән, ике яктан да була бит инде, син генә кыйнамыйсың, сиңа да эләгә. Яшьрәк вакытта бөтен әйберне уйламыйсың, хәзерге акылым белән ул эшне якламыйм.

Кулга корал алып чыгуга каршы мин. Без яшь чакта юк иде андый әйбер. 80 нче елларда Казанда булды бит арматуралар белән сугышу, шуннан кергәндер инде ул, авылда андый нәрсә юк иде. Кайсы яктан карасаң да, матур күренеш түгел.

Мин шаккаттым, хәзер бит инде безнең якта мал табу уе белән яшиләр… Төбендә бәлки бүтән нәрсә ятадыр әле, трасса тирәсендә кибетләр бар, бәлки, шулар белән бәйледер. 25 еллар элек бер булган иде шулай: трасса тирәсендәге кибетләр аркасында, Ульян группировкасы контрольдә тота иде, Урмайлар түләмәгән аларга, шуннан җыелып килгәннәр, Урмайдан 100 дән артык машина чыккан, тегеләр 10 машина килгән булган, куркып борылып киткәннәр инде, сугышка барып җитмәгән. Бу бәрелешнең дә төбендә икътисади нәрсә ятмыймы икән, төгәл әйтә алмыйм инде. Тиктомалга кызлар өчен генә 100 дән артык кеше сугышуларына ышанмыйм. Сәүдә нокталары өчен булуы ихтимал.

Шыгырданнар бит күпкә күбрәк чыккан монда. Безнең якта тиз кызып китә торган халык инде болай да, сугышулар булган инде заманында, ат урлаулар да. Коралсыз гына, таяк алып түгел, йодрык белән генә, егылганга типкәләмиләр иде. «Алпарлык» бар иде ниндидер, «алпар» дигән сүздән чыгып әйтәм, «рыцарь» дигән сүздән, борынгы татар сүзе.

21 гасырда авыл белән авыл сугышу, татар яшьләре үзара сугышу дөрес әйбер түгел инде. Күрәсең, ике яктан да башлыклары уртак тел тапмаган, сөйләшергә кирәк иде, матур күренеш түгел инде, яклый алмыйм андый нәрсәне, хәзерге заманда бигрәк тә, — дип уртаклашты Ркаил Зәйдулла.